Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кабак – бик файдалы яшелчә

Ышанмасагыз, бу язманы укыгыз.

✅Кабакның иң зур даны – аның составында витаминнар һәм каротинның күп булуында. Баскетбол тубына ошаган бу итләч яшелчәдә балалар өчен кирәкле Д витамины күп булуын да онытмаска кирәк.
D – үсешне тизләтә, ә өлкәннәр өчен организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итәчәк.

✅Өстәвенә кабакта B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын да нормада тотарга ярдәм итәчәк. Башка алтынсу яшелчә, җиләк-җимешләр сыман, кабак та антидепрессант булып санала. Димәк, кабакны ешрак ашасагыз, күңел төшенкелеге һәм депрессияләр сезгә кагылмас.

✅Бу яшелчә организмда тиз үзләштерелә, шуңа да аннан әзерләнгән ризыклар профилактика һәм дәвалау үзенчәлегенә ия. Кабак йомшагы ашказаны согы бүленеп чыгуны тизләткәнгә күрә, табиблар бу яшелчәне ашказаны җәрәхәтләрен төзәтү өчен ешрак ашарга киңәш итәләр.

✅Кабакның минераль составы – тоз, фосфор һәм тимер – организмда кан әйләнешен тәртипкә салырга ярдәм итәчәк, һәм дә анемия атеросклероздан да бу көзге нигъмәт дәвалар.

✅Пектинга бай кабак – зыянлы холестерин белән көрәшче дә. Бөер, бавыр эчәк авыруларыннан да дәвалау үзенчәлеген ачыклаганнар. Бу яшелчә эчне дә йомшарта, бәвел куу чарасы да.

✅Йөклелек вакытында, токсикоздан котылырга теләсәгез, берәр кисәк кабак ашап куегыз. Ә уылган кабак боткасы сылап, тәннең экзема, пешкән һәм үлекләгән яраларын төзәтә аласыз. Уылган чи кабак эч катудан бер дигән ярдәмче.

✅Бөерне дәвалау өчен, тәүлеккә ½ стакан чи кабак согы эчәргә кирәк. Баллы алтынсу сок тынычландыру үзлегенә дә ия. Йокысызлыктан интеккәннәргә, ашар алдыннан, көнгә 3 мәртәбә кабак согы ясап эчү дә җитә.

✅Кабак диетасын йөрәк өянәге, бөере начар эшләүчеләргә тәкъдим ителә. Бер кочак авырудан КАБАК БАЛЫ ярдәм итәчәк. Ул түбәндәгечә ясала:
Чистартып, угычтан уылган 1 кг кабакка 200гр шикәр кушып тугларга да, төнәтергә кирәк. Аерылып чыккан согын сүрән утта куерганчы кайнаталар да, әзер булгач, азрак кына дарчин(корица) яки канәфер кушалар.

✅Кабак орлыкларын борынгыдан эчтәге суалчаннарга каршы һәм сидек юллары авыруына дәва итеп кулланганнар.

Ышандыгызмы инде, кабакның файдасы күплеккә?

#кабак#кабакныңфайдасы#көмешкыңгырау#сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек кабак