Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Акчәчәк (әкият)

Бер хуҗабикә үзенең гөлләр бакчасында төрле-төрле затлы чәчәкләр үстергән.

Ул аларны бик яхшылап тәрбияләгән: туфракларын йомшарткан, вакытында су сипкән, ашламалар белән тукландырган, аларга үсәргә комачаулаган чүп үләннәрен йолкыган.

Бер көн купшы гөлчәчәкләр, миләүшәләр, дәлияләр арасында, качып кына, акчәчәк үсеп чыккан. Ул үзенең башкалардан бер дә ким түгеллеген дәлилләп, күршедәге гүзәлләрдән калышмаска тырышып, кояшка үрелеп, иртәнге шифалы чык тамчылары белән туенып, бик тиз буй җиткән. Шулай бер көнне, хуҗабикә бакчага чыгуга, акчәчәк куе ак таҗларын ачып җибәргән дә, сары күзләре белән елмаеп, тирә-юньгә балкып тора икән. Бакчасын тагын да ямьләндереп җибәргән акчәчәкне күргәч, хуҗабикә бик сөенгән, үзе шытып чыгып, үзе матур булып үскән чәчәккә сокланган һәм башка гөлләргә биргән игътибарны аңа да күрсәтә башлаган.

Халык юкка гына «тырышкан-теләгенә ирешкән» дими бит. Акчәчәк тә шулай үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында купшы гөлләр арасында үз урынын тапкан.

Айсылу Ильясова, Чаллы шәһәре, 14 нче гимназия,  5А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев