Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кабаклы чизкейк

Әлеге рецепт белән чизкейк ясасаң, безгә дә фотосын җибәр.

Эчлек өчен:

Кабак — 300г
эремчек — 350г
каймак — 100г
шикәр комы — 5 аш кашыгы, яки бал — 5 аш кашыгы 
ванилин — бер чеметем.
Желатин — 15 г, яки агар-агар — 10г.

Камыр өчен:
чеченье — 100-120г, 
ак май — 50гр
син яраткан чикләвек — 50г.

Беренче эш итеп печеньены, чикләвекне ваклыйбыз һәм ак май белән кушабыз. Массаны савытның төбенә җәябез. Аннары кабакны турап духовкага куябыз. Аны 200 градуста йомшарганчы пешерәбез. Кабак суынганчы эремчек, каймак, шикәр комы, ванилинны кушып яхшылап болгатабыз. Аннары кабакны салып блендер белән изәбез. Желатинны 60мл суга салып күпертәбез һәм плитәдә җылытып алабыз. Кайнатып чыгарырга ярамый. Желатинны эчлеккә салып яхшылар болгатабыз. Массаны печеньелы камыр өстенә салабыз. Калган эшне суыткыч «эшли». Чизкейк 7-8 сәгать суыткычта торырга тиеш. Кыскасы, кичен ясап суыткычка куйсаң, иртәнге чәйгә телеңне йотарлык тәмлүшкә булачак. 

Әлеге рецепт белән чизкейк ясасаң, безгә дә фотосын җибәр. Электрон адресыбыз — komesh_k@list.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев