Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хуш, җәем!

Хуш, чәчәкле, җылы җәем, сау бул тагын бер елга!

Хуш, җәем!
Хуш, чәчәкле, җылы җәем,
Сау бул тагын бер елга!
Җиләк-җимеш мулдан бирдең
Кыш буе сыйланырга.

Базлар тулы яшелчәләр.
Ниләр генә юк анда:
Әрҗәләргә тутырылган,
Тозлаганнар банкада.

Салкын көндә җылынырбыз
Мәтрүшкәле чәй белән,
Кояш җылысын саклаган,
Бигрәк файдалы үлән.

Рәхмәт сиңа, ямьле җәем,
Барлык нигъмәтләр өчен.
Бер елга җитәрлек булды
Җәй көне биргән көчең.
Хаҗиева Ләйлә, Яр Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясе 9 нчы «А» сыйныфы укучысы


Кояш дустым
Кояш кытыклый мине:
-Тор, дустым, уян инде!
Мин һаман аннан качам,
Шулай иренеп ятам.
-Кояшкаем, алтыным,
Бүген бит минем ялым.
Иртә дә торасым юк,
Мәктәпкә барасым юк.
Йоклап калыйм туйганчы,
Тәмам күңелем булганчы.
Аннан атна башлана,
Көннәр көнгә ялгана...
-Ярый,-диде Кояшым,
Йокла бераз, җанашым.
Мин көтәрмен урамда, 
Син чыгарсың яныма.
Фатыйхова Әмирә, Яр Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясе 9 нчы «А» сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев