Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган як елъязмасы

ТАССРның 100 еллыгына Теләнче Тамак авылына багышланган эссе.

Исәнме, яңа көн! (Сания Әхмәтҗанова)

Кеше өчен аның Ватаны белән чагыштырганда, якынрак һәм кыйммәтрәк нәрсә юк. Ватан - син туган, үскән, яшәгән урын.

Туган ягыбыз безгә ни өчен шулай якын? Чөнки биредә безнең тамырларыбыз, әти-әниләребез, алар безне үстергәннәр, безгә бөтен җылыларын һәм назларын биргәннәр, монда без мавыктыргыч һәм кызыклы тормышка беренче адымнар ясадык.

Туган ягым - Теләнче Тамак авылы. Бу - саф һава һәм кояшның җылы нурлары белән тукланган искиткеч урын. Биредә минем яраткан әнием яши, әтием җирләнгән, әби-бабайларым яши. Беренче тапкыр беренче сыйныф монда бардым, беренче кичерешләр, беренче гашыйклык монда. Минем кече Ватаным мине магнит кебек тарта. Ел саен сыйныфташлар белән очрашабыз, укытучыларыбызның каберләренә йөрибез.

24 май көнне Теләнче Тамак авылында ике бәйрәм чарасы булып узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраса, мәктәп үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Безнең мәктәп шушы шәхесләрне тәрбияләгән:

  • Шәрипов Нурми Хәләф улы - Советлар Союзы Герое, аның горур исемен безнең мәктәп йөртә;
  • Шакиров Илһам Гыйльметдин улы - Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең халык артисты;
  • Әхмәтов Дамир Рәхим улы - Социалистик Хезмәт Герое;
  • Сәхәбиева Зөһрә Котдус кызы - Татарстан Республикасының халык артисты;
  • Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы - Татарстан Республикасының халык артисты;
  • Нигъмәтуллина Венера Фәйзулахат кызы - Татарстан Республикасының халык артисты;
  • Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы – Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты;
  • Гайсин Илгизәр Тимергали улы - профессор, фәннәр докторы, КФУның география һәм экологик белем бирү методикасы кафедра мөдире;
  • Сабиров Заһир Закир улы - икътисад фәннәре докторы, Халыкара реаль икътисад академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
  • Зарипов Рубис Таҗи улы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, язучы, драматург, шагыйрь;
  • Низамов Рәмзи Низам улы - профессор, микробиолог, ветеринария фәннәре докторы, радиацион иммунология лабораториясе мөдире.

 

Рәмзи Низамович - минем туган абыем. Олы яшьтә булуына карамастан, эшләвен дәвам итә. Ел саен Казаннан туган авылым Теләнче Тамак авылына сеңлем, әнием янына кайта. Әти-әниемнең, әби-бабамның каберләренә йөри.

Бабам Низамов Низам Гыймазетдин улы - Бөек Ватан сугышы ветераны. Белән әби җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Сезнең алда баш иябез. Сез Ватанны саклаучылар, без сезне беркайчан да онытмабыз!

Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди югары вазыйфалар биләсә дә, без барыбыз да әти-әниләребезгә, укытучыларга, туган якка бурычлы.

Без дөнья буйлап таралышабыз, тормышыбызны корабыз, сәяхәт итәбез, яңа кешеләр белән танышабыз, әмма өйдә генә, үз ватаныбызда гына үзебезне уңайлы хис итәбез.

Без һәрвакыт туган ягыбызны искә төшерәчәкбез. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә булачак. Бу - табигый, әлбәттә.

Туган ягым сине яратам, яратам!


Түбән Табын интернат мәктәбе тәрбиячесе Фәрхетдинова Вәсилә.

Туган ягым – тургайлы як (Мансур Сафин)

ТУГАН ЯК КЫЛГАНЫ (Рәзинә Мөхияр)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев