Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Исәнме, яңа көн!

Исәнме, яңа туган көн! Син хәерхаһлы, беләм. Каршылыйм сине шатланып, Изге ниятләр белән.

Исәнме,  яңа  көн!

Тормыш  бигрәк катлаулы, дип

Зарланырга  вакыт тар:

Тәвәкәлләп,  җиң  сызганып,

Зур  эшләр  башлыйсым бар.

 

Әле кичәге көнемнән

Гыйбрәтләр аласым бар.

Ялгышларымны  төзәтеп,

Сафланып каласым  бар.

 

Кайтарасы бурычым  күп

Иртәгесе көнемә:

Кичектереп килгән эшләр

Басып тора иңемә.

 

Гафу  үтенгәнем көтә

Үпкәләп китүчеләр,

Бәхиллегем  өмет итә

Саксыз  рәнҗетүчеләр.

 

Җан   яралган  нигеземә

Түләнмәгән  түлисем,

Газиз  халкым,  милләтемә

Бирелмәгән  бирәсем.

Алынмаган  аласылар,

Күрелмәгән  күрәсем...

Исәнме,  яңа туган  көн!

Син  хәерхаһлы, беләм.

Каршылыйм  сине  шатланып,

Изге ниятләр белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев