Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«2021 елга Үгез хуҗа»

Яңа ел тамашасы үткәрү өчен сценарий.

Алып баручы:

Хәерле көн, дуслар!

Без бик шат сезне күрүгә.

Елмаюлы йөзләр күргәч,

Күңелләр сөенә.

 

Яңадан килеп җитте

Чыршы бәйрәме.

Түземсезлек белән

Көттек бу көнне.

 

Тарих китабына кереп,

Иске ел китеп бара.

Шатлыклар төяп

Өр-яңа ел килә.

Дусларым, Яңа ел могҗизаларга бик бай була. Сезнең дә шул могҗизаны күрәсегез киләме? Алайса рәхим итегез!

Бәйрәм кичәсен башлыйбыз. Кемнәрдер килә анда.

Хуҗа үгезне ияртеп керә. Агачлар артында убыр тыңлап тора.

Хуҗа. Әйдә инде, үгезкәем. Барыйк инде Яңа елга.

Үгез. Бармыйм. Бармыйм дигәч бармыйм инде.

Хуҗа. Бөтен халык сине көтә бит.

Үгез.11 ел буе болыннарда печән ашап, елгалардан су эчеп, ял итеп рәхәтләнеп йөрдем.

Хуҗа. Бер ял итеп, бәйрәм итеп кайтырсың.

Үгез. Анда баргач, нишлисен белмим, киемнәрем дә матур түгел.

Хуҗа. (үгезнең муенына дождик элә) Менә нинди матур булдың.

Убырлы тиз-тиз чыгып китә.

Хуҗа. (телефонына карый) Күпме хәбәрләр килгән әнә. Тыңлап кара.

Пәрдә эченнән балалар тавышы ишетелә.

- Исәнме Үгез абый! Әнием тиздән синең елың киләчәк диде. Без сине көтәбез. Матур җырлар, биюләр өйрәндек.

- Үгез абый, син килүгә мин бер яшькә үстем. Тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кил безгә.

- Үзең белән Кыш бабай һәм Кар кызын да алып кил.

Соңга калмагыз. Без сезне сагынып көтәбез.

Үгез (уйланып), Хуҗам, балалар да бик чакыра. Әллә барыйм микән бәйрәмгә.

Хуҗа. Күптән әйтәм бит инде. Бәйрәм бик күңелле булачак.

Үгез. Әйдә, алайса киттек.

Икесе чыгып китәләр.

Убырлы чыга. (телефоннан Кыш бабайга җыя).

-Алла, алло! Бу кем әле. Миңа Кыш бабай кирәк иде. Ә-ә-ә... Бу синме, Кыш бабай. Син Олы Арташ мәктәбенә килеп йөрмә. Сине беркем дә көтми.

Хәтта үгез дә килмим диде. Үз күзләрем белән күрдем хуҗа белән сөйләшкәннәрен. Кая килим дисеңме? Безгә кил. Урманга. Алло, алло.... Өзелде.

Убыр чыгып китә дә, яңадан керә.

Убыр. Яңа ел булмый быел, балалар. Көтеп тә утырмагыз.

1бала. Син нәрсә, Убыр.

2бала. Ялган таратып йөрисең.

Убыр. Булмый инде. Булмый дигәч, булмый инде. (себеркесенә атланып чыгып китә)

1бала. Ничек инде булмый?

2бала. Ә күпме кеше килде! Күпме әзерләндек!

Телефон шалтырый.

1бала. (телефонны ала) Алло..алло. Кыш бабай, синме? Була бездә бәйрәм, була. Әзерләнеп көтеп торабыз.

2бала. Урра! Кыш бабай килә.

Әйдәгез, бергәләп каршылыйк кунакларны (чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр. Кыш бабай, Кар кызы, Үгез һәм башка җәнлекләр ияреп керә).

Кыш бабай. Исәнмесез, минем дусларым!

Урман-кырлар, биек таулар,

Диңгез-елгалар аша.

Килеп җиттек сезнең янга.

Кар кызы. Сезне сагынып

Килдек бәйрәмгә.

Җырлагыз, көлегез

Уйнагыз, әйдә.

Үгез. 2021 елга

Хуҗа итеп куйдылар.

Бик җаваплы эш

Миңа тапшырдылар.

Күкләребез аяз,

Илебез тыныч

Барыбыз да сау-сәламәт

Булыйк, дусларым.

Бәйрәм дәвам итә. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәлә. Соңыннан уеннар уйныйлар.

Уеннар:

1. Алып баручы сүзләр әйтә (мәсәлән: печән, конфет, он, ипи, яулык һ.б).

Балалар сүз үгезгә кагылышлы була икән “Муу”диләр, кагылышы булмаса, эндәшмиләр.

2. Кәгазьгә Үгез рәсеме ясала, ләкин койрыксыз. Уенчының күзе бәйләнә һәм аңа койрык бирелә. Ул аны дөрес итеп куйса, җиңүче була.

3. Алып баручы табышмак әйтә. Уенчылар аның җавабын әйтмиләр, ә бәлки ясыйлар. Кем тиз һәм матур ясый, шул җиңүче була.

4. Ике тартмага бүләкләр салабыз. Коробкага 2 метрлы лента бәйлибез. Уртага ике уенчыны чакырабыз. Алар карандашка лентаны урыйлар. Кем беренче урап бетерә, бүләк-коробка аңа була.

5. Уенга 4 кеше чакырыла. Алар берсенең уң, икенчесенең сул кулы белән кар бабай ясарга тиеш булалар. Кемнәр тиз һәм матуррак ясый, шулар җиңүче була.

Бәйрәм тәмам.

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдин кызы.

 

«Хуш киләсең, Яңа ел!» (Миләүшә Хәсәнова төзегән сценарий)

«Очрашу - Яңа ел иртәсенә сценарий» (Гөлфизә Кәлимуллина төзегән сценарий)

«Кыш бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра» - балалар бакчасы өчен сценарий (Гөлфизә Кәлимуллина)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев