Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Хуш киләсең, Яңа ел!

Миләүшә Хәсәнова төзегән яңа ел сценарие.

Беренче күренеш (Видео)

Кыш бабай урманда йөри, Урманда балаларны очрата. Гөлинә аңа “Кыш бабай” шигырь сөйли.

Кыш бабай: Әй кызым, бигрәк матур итеп шигырь сөйләдек. Киләм мин сезгә, киләм. Менә кызчыгым, Карсылуымны гына көтәм, сезгә килеп җитәрбез яме. Ә сез барыгыз, бәйрәмегезгә ашыгыгыз инде.

Икенче күренеш. (видео)

Балалар китә, Кыш бабай кала. Шулчак Шапокляк килеп чыга.

Шапокляк: Әй, кем син? Нишләп йөрисең монда? Кая барасың?

Кыш бабай: Мин Кыш бабай, мин балалар янына Яңа ел бәйрәменә барам. Ә син үзең кем соң әле? Исәнлек-саулык та сорамыйсың?

Шапокляк: Мин Шапокляк, бик тә, бик тә матур, бик тә, бик тә акыллы карчык. Ул кулыңда нәрсә?

Кыш бабай: Бу минем балаларга таратасы бүләкләрем. Менә бик авыр, күтәреп булмый.

Шапокляк (үзенә сөйли): Әхә, бу бит, Ларискам, безнең бүләкләр. Моны ничек тә урлап качарга кирәк. ...... (Кыш бабайга борыла) Без дә Яңа ел бәйрәменә барабыз бит. Бүләкләр дисең инде, авыр дисең инде, ә.

Кыш бабай: Авыр, бик авыр, балалар миңа бик күп итеп хат яздылар, менә алар сораган һәрнәрсәне мин аларга алып барам. Менә Кызым Карсылу чана алып киләм дип киткән иде, күренми әле.

Шапокляк: Тәк, тәк, тәк. Таптым, болай итәбез. Кыш бабай, бездә чана бар бит, син бәйрәмгә соңга кала күрмә, бара тор. Ә без синең Карсылуыңның килгәнен шушында көтеп торабыз да, үзебез алып килербез.

Кыш бабай: Ай, рәхмәт, ай рәхмәт. Балалар мине сагынгандыр, көтәләрдер, ашыгыйм әле, бара торыйм. И, буталып та беттем инде, Вәрәшбаш кайсы якта соң әле ул?

Шапокляк картасын ала да, Кыш бабайны әйләндереп, башын бутый да, икенче якка борып җибәрә.

Шапокляк: Әнә теге якта. (Кыш бабай артыннан тел күрсәтеп кала)

Өченче күренеш.

Крыса Ларискасы белән Шапокляк керә.

Шапокляк: Крыса Ларискам минем, син беләсеңме без кая барабыз? Белмисең шул. Ә быел нинди ел килгәнен беләсеңме соң? Белмисең шул! Ә мин менә беләм! Быел бит Вәрәшбашта бик күңелле Яңа ел бәйрәме була, ди. Җитмәсә Кумак елы килә, ди. Ә син кем? Кумакмы? – Кумак. Вәйт шулай булгач, без анда барып бер капчык бүләк алабыз һәм бер ел буена Вәрәшбашта хуҗа булачакбыз. Әхә, шәп бу. Әйдә киттек. Олырак капчык алыйк әле.

(Кулын уа, чыгып китә. Шапоклякның поезд вагонында барган күренеше. Крокодил Гена Яңа ел турында җырлый.)

Дүртенче күренеш.

Зал уртасында чыршы утыра. Балалар Яңа ел бәйрәменә җыелганнар.

1 алып баручы: Бәйрәм бүген - Яңа ел, бөтен җиргә кар кунган.

Яңа елны каршылап, кунаклар да җыелган.

Балаларга куаныч: монда чыршы килгән ич!

Кабызган йолдызларын, балкыта ул йөзләрен.

2 алып баручы:

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Бергә. Котлы булсын Яңа ел!

1 алып баручы: Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

Җыр _______________________________________________________

1 нче укучы: Тышта бик тә күңелле

Җиргә ап – ак кар ятты.

Җырлап – биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны.

Яңа елда , яңа утлар,

Яктыртсын яңа юлны.

2 нче укучы: Ап – ак карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына,

Яшел чыршы җыйнады.

Чыршыбыз Яңа елга,

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр,

Уенчыклар тезелгән.

3 нче укучы: Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Бакча балалары чыршы турында шигырь сөйли.

Илназ: Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Язилә: Нинди матур безнең чыршы,

Җем – җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

Азамат: Исәнме ,чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Алып баручы: Балалар, чынлап та, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

Җыр : “Чыршыкай-купшыкай” (Х.Әхмәтшин сүзл., Р.Сәрвәров муз.)

1. Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

Кушымта:

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә,Чыршыкай!

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Купшыкай!

2. Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыклар эләргә.

Кушымта шул ук.

3. Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

Кушымта шул ук.

Залга счет тоткан Сукыр тычкан килеп керә.

Сукыр тычкан: Әйдәгез, әйдәгез, түрдән узыгыз. Бәйрәм башланган да инде. Сукыр тычкан юлга чыкса, аршин ярым кар ява ди. Чыннан да көчкә килеп җиттек. Саный:

Бер дуңгыз, ике дуңгыз, өч дуңгыз, дүрт дуңгыз. Тәк быел сезнең ел үтте, чират безгә җитте. Я сөйләгез, ниләр кылдыгыз, ниләр белән мактана аласыз. Безгә нәрсә калдырасыз?

1 нче дуңгыз: Без гел “5”легә укыйбыз.

2 нче дуңгыз: Матур җырлар җырлыйбыз.

3 нче дуңгыз: Конкурсларда катнашабыз.

4 нче дуңгыз: Бик күп белем туплыйбыз.

1 нче дуңгыз: Безнең укытучыларыбыз,

Менә дигән, иң шәпләр.

Безгә белем-тәрбияне,

Яхшы итеп бирәләр.

2 нче дуңгыз: Без җырлый да беләбез,

Рәхәтләнеп көләбез.

Сезгә биеп күрсәтеп,

Сезне дә көлдерәбез.

Дуңгыз балалары биюе ______________________________________________

Сукыр тычкан: Вәйт булдырдыгыз. Эстафетаны безгә тапшырыгыз инде. Тагын 12 елдан килерсез, зур булып үсегез.

3 нче дуңгыз: Әй, иске ел, сизелми дә

Узып киткәнсең.

Син якты да, кадерле дә

Булган икәнсең.

4 нче дуңгыз: Без китәбез, тычкан елы-

Килә безгә алмашка.

Киләсе ел матур булсын!

Бай булсын ул уңышка!

Балаларын ияртеп, Әни Тычкан чыршы артыннан чыга.

Әни Тычкан: Тычкан елы диме, безнең ел килә диме. Әйдәгез балакайларым, качып посып, идән астында ятып та туйдык, әзрәк идән өстенә дә чыгыйк әле.

Тычкан баласы: Әни, әни мине калдырма.

Тычкан баласы: Әни, әни, мин дә барам.

Әни Тычкан: Балаларым, кадерлеләрем. Берегез дә калмыйсыз, ләкин тәртипле булыгыз, артык шаярмагыз, тузмагыз.

Тычкан балалары: Ярар, әниебез, синең сүзне тыңлыйбыз!!!

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, иске ел кунаклары. Сау булыгыз, хушыгыз. Тагын 12 елдан очрашырбыз Алла бирса. Рәхим итегез Яңа ел кунаклары!!! Әйдәгез саубуллашканчы, бер җырлап алыйк әле.

Җыр _______________________________________________________

Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмебез инде күптән башланды, Тик бәйрәмебезнең төп кунагы Кыш бабабыз белән Кар кызы юк.

Алып баручы: Әйе шул, урманда хәзер киләбез дип калганнар иде. Нишләп күренмиләр икән. Әйдәгез аларны эзлибез. Чакырыйк әле бирегә!

Балалар: Кыш бабай, Кар кызы!!!! Кыш бабай, Кар кызы!!!!

Крыса Ларискасы белән чана тартып ашыгып Шапокляк керә.

Шапокляк: Кыш бабайны көтәсезме?

Килер дип өмет итәсезме?

Ишеттегезме? Белдегезме?

Яңа ел булмый диләр?!

Кыш бабай килми диләр?!

Алып баручы: Исәнме, кем син! Бер дә сине күргән юк. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Шапокляк: Кибеттәге әбиләр

Булмас Яңа ел, диделәр.

Кая таба тәгәрибез?

Ниләр күрербез диләр?

Алып баручы: Юк, юк, бу гайбәттер, хак түгелдер. Яңа ел киләчәк, безгә бәхет, шатлык, тыныч көннәр алып киләчәк.

Алып баручы: Кыш бабабыз килми калмас

Яңа ел бәйрәменә

Безнең белән бергәләп

Җыр җырлап әйләнергә.

Алып баручы: Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син кем соң, нишләп йөрисең?

Шапокляк: Минме мин. Мин Кыш әби. Ул Кыш бабагыз килмим диде, бик-бик ардым диде. (кунакларга карап). Ышанырлар микән? (балаларга карап) Бүләк алырга акчасы да юк аның. Син бар да балалар янына уйнап-биеп кайт диде. Инде мин бүләкне күп ташыдым, хәзер алар бирсеннәр бүләк диде.

Алып баручы: Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Бергәләп күңел ачыйк.

Җыр ________________________________________________________

Алып баручы: Балалар, мин тагын кемнедер күрәм. Карагыз әле, Кыш бабай белән Кар кызы түгелме соң ул?

Балалар: Әйе, әйе, Кыш бабай, Кар кызы. Килегез бирегә!!!!

ҖЫР: “ДЕД МОРОЗ, КРАСНЫЙ НОС!”

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай: Әй балалар, саумысыз. Мине көтеп ардыгызмы? Әллә нинди бер явыз карчык алдады бит мине. Вәрәшбаш шунда ул дип, Шуранга таба борып җибәрде. Җитмәсә капчыгымны да урлады.

Кар кызы: Кыш бабай, Кыш бабай менә бит синең капчыгың.

Кыш бабай: Әйе шул, кызым. Каян монда килеп эләкте икән бу капчык?

Алып баручы: Карагыз әле, балалар! Бая безгә Яңа ел булмый дип, килеп кергән әби кая ул?

Балалар: Әнә, әнә тотыгыз?

Кыш бабай: Менә шушы карчык инде ул, мине алдаган. Вәйт, әшәке. Кем соң син? Бер дә күзгә-башка күренгәнең юк иде.

Алып баручы: Кая барасың? Кем син? Нишләп олы башың белән балалар алдап йөрисең?

Шапокляк: Мин, мин бит Шапокляк. Мин ни бит, минем Лариса исемле якын дустым бар. Быел аның елы – Кумак елы килә икән. Без аның белән сезне алдап, тиз генә баемакчы идек. Бу 2020 нче елны үз кулыбызга алмакчы идек.

Кыш бабай: Ай, яй хәйләкәр икәнсең, ел белән идарә итәр өчен алдакчылар кирәкми безгә. Безгә акыллылар, уңганнар кирәк. Мин быелгы елны, әнә Тычканнарга бирәм. Кил әле Әнкә Тычкан. Ул бик төпле фикер йөртә. Төкле аягың белән, Яңа ел!!! (Алтын таҗны аңа кигерәләр) Ә Син Шапокляк, кал бәйрәмдә, ләкин яңадан алай кеше алдап йөрмә, олы кешегә бер дә килешми.

Шапокляк: Яңадан алай эшләмим. Безне гафу итегез.

Кар Кызы: Яңа бәхет, зур уңышлар Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне, Котлы булсын, Яңа ел!

Алып баручы: Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итәбез. Балалар Кыш бабабызга шигырьләребезне сөйлик, җырларыбызны җырлыйк.

Барлык балалар да Кыш бабайга шигырь сөйлиләр.

Җыр ___________________________________________________. Чыршы тирәли әйләнү.

Кыш бабай: Әйдә әле, балалар уеннар да уйнап алыйк.

“Өшетәм” уены. Кыш бабай таягы белән балаларның кулларын сыпыра “Мин сезнең кулларыгызны өшетәм!!!” ( балалар кулларын яшерә) “Аякларыгызны, борыннарыгызны, колакларыгызны, чәчләрегезне ... уен шулай дәвам итә).

“Кыш бабайның тылсымлы капчыгы” уены. Кыш бабай балаларны капчыкка салып, зур кызга әйләндерәм ди. Бала капчыкка керә, Кыш бабай капчыкны күтәрмәкче була, тишек капчыктан бала төшеп кала.

Алып баручы: Шау-гөр килеп шатланышып

Уза безнең балачак

Яңа елның бәйрәмнәре

Күңелләрдә калачак.

Гармунсыз да биетәсең,

Ай-ай шаян икәнсең!

Бигрәк инде! Тау шуганда

Битне тешләп киткәнсең!

Әй шук бабай, ул кадәр үк

Ярамый бит инде. Кит инде!

Крыса Ларискасы белән чана тартып Шапокляк килә.

Алып баручы: Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар) Кыш бабай бүләкләр тарата.

Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу явыз карчыкны ачуланмагыз инде, икенче елга ул акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килер. Ә безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар Тиз генә үтеп китте Инде хәзер саубуллашып Китәр вакытлар җитте. Күңел тынычлыгы телим, Яңа елда һәркемгә Бәхет, шатлык, сәламәтлек Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы: Хушыгыз, хуш дусларым,

Сау- сәламәт булыгыз.

Без тагын килербез әле,

Яңа елны көтегез.

( Саубуллашып китәләр.)

1 нче алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга, Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга Килеп караган өчен. Яңа елга яңа юлдан, Нык басып бердәм керик. Иң изге ,саф теләкләрне Бер-беребезгә телик. 2 нче алып баручы. Яңа бәхет, зур уңышлар Алып килсен Яңа ел. Шатлык белән үтсен һәр көне, Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр: “Яңа ел”

1. Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа-яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел,

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

 

2. Дуслар белән җыелдык,

Бергә-бергә күп булдык.

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев