Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Кыш бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра

(Балалар бакчасы өчен сценарий)  Катнашалар: Кыш бабай, Карсылу, Яз, Җәй, Көз, Кыш, тәрбияче, балалар. Зал матур итеп бизәлгән. Балалар түземсезлек белән бәйрәм башланганын көтәләр. Шулчак ат тояклары тавышы ишетелә. Ишектә Кыш бабай белән Карсылу күренә. 

Кыш бабай, Карсылу:
Исәнмесез! Хәерле көн!
Яңа ел белән сезне! 
Ачык йөзле шат балалар 
Каршылый ел да безне.

Кыш бабай:
Килдек сезгә, нәниләрем, 
Ак атларда җилдереп. 
Тиздән, тиздән Яңа елның 
Киләчәген белдереп. 

Карсылу:
Картәтием белән икәү 
Булмадык без кайларда. 
Өйгә дә кайтып кергән юк 
Әле соңгы айларда. 

Урман, кырлар һәм тауларга 
Яптык олы юрганнар. 
Юрганнарны икәүләшеп 
Кар һәм Буран сырганнар. 

Елгаларга боз күлмәген 
Суык, Салкын тектеләр. 
Тәрәзәләргә дә кардан 
Нәфис бизәк чиктеләр. 

Бер бала:
(хыялга бирелеп)
Яңа елның фасыллларын, 
Берьюлы күрсәң икән. 
Бу теләкнең үтәлүе 
Кыш бабай, мөмкин микән?

Тәрбияче:
Кыш бабайның тылсым көче 
Тау-ташларны шудыра. 
Кайчак юкны бар итеп ул 
Могҗизалар тудыра. 

Кыш бабай:
(таягын селтәп җибәрә) 
Язның күргәне юк Көзне, 
Җәйне танымый Кыш та. 
Ишетәсезме, балалар, 
Кемнәрдер йөри тышта.

Балалар йөгереп барып ишекне ачалар. Ел фасыллары килеп керәләр, караналар. 

Җәй:
Мин кайда соң? Болар кемнәр? 

Юлларны кем аклаган? 
Хәтта кошлар да сайрамый. 
Җирне мамык каплаган.

Яз:
Син, Җәй, бернәрсә белмисең. 
Мамык түгел, ул бит – кар. 
Аның әле, таштай каты, 
Туңган боз дигәне бар.

Көз: 
Җәй, минем якка карама. 
Кышка бир син сорауны. 
Ул җибәрә бураннарын, 
Куып минем кырауны. 

Кыш:
Үпкәләмә, беләсең ич, 
Үз вакыты һәркемнең. 
Ни эшләргә кирәклеге 
Язылган бит һәр көннең.

Тәрбияче:
(бәхәсне туктатырга теләп) 
Әйдәгез әле, фасыллар, 
Күрсәтегез бер биеп. 
Ә без сезгә кул чабарбыз 
Менә могҗиза, диеп.

Фасыллар бииләр, бераздан аларга балалар да кушыла. 

Кыш бабай:
Уйныйк, көлик, күңел ачыйк 
Матур чыршы янында. 
Капчыктагы бүләкләрнең 
Белмим хәтта санын да.

Тәрбияче: 
Кыш бабайның кодрәте киң, 
Үтәр бар теләкләрне. 
Җырлап-биеп, шигырь сөйләп 
Алыйк без бүләкләрне. 

Балалар чыршы янында концерт номерлары күрсәтәләр. Кыш бабай белән Карсылу бүләкләр, күчтәнәчләр тараталар. Тышта ат кешнәгәне ишетелә. 

Кыш бабай: 
Китәсе дә килми инде, 
Сездә бигрәк күңелле. 
Бик зур рәхмәт, нәни дуслар, 
Күтәрдегез күңелне.

Карсылу: 
Мондагы кызык хәлләрне 
Искә алып көлербез. 
Төп-төгәл бер ел үткәч тә 
Сезгә тагын килербез. 

Кунаклар хушлашып чыгып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев