(Балалар бакчасы өчен сценарий)
Катнашалар: Кыш бабай, Карсылу, Яз, Җәй, Көз, Кыш, тәрбияче, балалар.
Зал матур итеп бизәлгән. Балалар түземсезлек белән бәйрәм башланганын көтәләр. Шулчак ат тояклары тавышы ишетелә. Ишектә Кыш бабай белән Карсылу күренә.