Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Туган көн – иң күңелле бәйрәм

Без беренче сыйныфта укыйбыз, дүрт малай һәм биш кыз.

Мәктәпкә өйрәнүе әлләни кыен булмады, чөнки моңарчы да балалар бакчасына бергәләшеп йөргән идек. Укый башлавыбызга да бер ай вакыт үтеп китте. Атнасына алты тапкыр мәктәпкә киләбез. Укытучы апабыз шулай куша. Тик шунысы кәефне кыра: башка сыйныф балаларын яшь кенә, матур апалар укыта. Тыңлыйсың килмәсә, матурлыгына сокланып утырырга була. Ә безгә картаеп беткән, күзлекле апа белемен бирә. Башындагы яулыгын да салмый, агарган чәчләрен күрсәтәсе килмидер инде.Үзе болай әйбәт, бер дә әрләми.

Бер көнне, дәресләрдән соң, шаярыша-шаярыша кайтырга чыктык. Билгеле, малайлар гына. Теге кыланчык кызлар апа янында мәш килеп торып калдылар. Мәктәп капкасыннан чыкканда, безне Самат туктатты. Аның бүген туган көне икән, кунакка чакыра. “Кунак” сүзен ишеткәч, бик ачыкканыбызны тойдык. Ике дәрестән соң, озын тәнәфестә ашалган манный боткасы белән бер стакан сөтсез чәй күптән төшеп калган иде инде. Тик алдан әйтмәгәч, өстәвенә бүләгебез дә булмагач, аптырашта калдык. Самат кул гына селтәде. Теркелдәшеп аңа иярдек.

Без барып кергәндә, өйдә әнисе берүзе генә иде. Аптырап китте. Туган көннең саны бүген икән дә, тик ае туры килми. Тагын төп-төгәл бер ай бар икән әле. Безнең салынып төшкән авызларны күрептер инде, әнисе көлеп җибәрде. Аннары, акча тоттырып, Саматны кибеткә йөгертте.Үзе кухняга чыгып китте. Тиздән өй буенча таба исләре таралды. Без акыллы гына итеп телевизор карап утырдык.

Бераздан, “ах-ух” килеп, Самат кайтып керде. Пакеты ару авыр күренә. Ул бөтен булган акчасына әстерхән чикләвекләре күтәреп кайткан икән. Күрәсең, иң яраткан ризыгы шулдыр. Әстерхән чикләвеге тәмле дә ул, тик аны ватуы шактый мәшәкатьле булып чыкты. Кысып та карыйбыз, тешләп тә – юк, ватылмый гына бит! Самат гаражга чыгып, әтисенең агач эшенә йөри торган бик җилле чүкечен алып керде. Тотындык чиратлашып каты кабыкны ватарга. Сугабыз гына, колаклар гына чыдасын! Тик чикләвек кабыклары бирешергә уйламыйлар, суккан саен әллә кая сикерәләр! Алар белән бөтен идән, шкаф, диван аслары тулды. Үрмәләп йөреп, көчкә җыеп алдык. Ныграк суга башлаган идек, чикләвек төшләре изелеп бетеп, кабыклары тирә якка очты.

Әнисе кереп, Саматка чикләвекләрне чүпрәккә төрергә киңәш итте. Дустыбыз кесәсеннән кулъяулык алып, чикләвекләрне шуларга төрә барды, без суга тордык. Кемнеңдер башына килеп, утыргыч аягы астына кыстырып та ватып ашадык әле. Төшләр тәмле, майлы, ашыйсы килеп кенә тора. Шулай тырыша торгач, пакетның төбенә дә төшеп җиттек. Ул арада Саматның әнисенең коймаклары пешеп тә өлгерде. Өстәл тирәли тезелешеп утырып, тирләп-пешеп чәй эчтек. Бик сусаган идек, кайберләребез өчәр чынаякны каплап куйды. Кәефләр тагын да күтәрелебрәк китте.

Без таралганда кояш шактый түбәнәйгән иде инде. Соңрак, хезмәт дәресләрендә, Саматка бик матур бүләк әзерләдек. Билгеле, апа ярдәмендә. Бүләкне нәкъ ул туган көнне тапшырдык. Кызлар матур җыр җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бик күңелле булды. Туган көн – иң күңелле бәйрәм, дип, юкка гына әйтмиләр икән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев