Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көтәм

Гөлфизә Кәлимуллина шигырьләре.

КӨТӘМ

Көн дә иртән, бик тырышып,

Гимнастика ясыйм мин.

Аппетитым да ачыла,

Тәмләп-тәмләп ашыйм мин.

 

Уенчыкны, китапларны

Ватмыйм, ертмыйм – кадерлим.

Үз-үземне бик күптәннән

Мин мәктәпкә әзерлим.

 

Мәктәпнең дә әзерләнеп,

Беләм, мине көткәнен.

Түземсезлек белән көтәм

Белем көне җиткәнен.

 

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНӘМ

Быел иптәшләрем белән

Мәктәпкә барам.

Үзем белән китап, дәфтәр,

Каләмнәр алам.

 

Мәктәп чыңы үткән саен

Үзенә тарта.

Анда укыган кешенең

Белеме арта.

 

Мәктәпне мин яратырмын,

Бик тырышырмын.

Кулдан килгәнчә дусларга

Мин булышырмын.

 

МӘКТӘПКӘ БАРАМ

Урам буйлап китеп барам

Чәчәк тотып, сумка асып.

Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

 

Очрап тора минем кебек

Матур киенгән балалар.

Әни әйтә: «Мәктәпкә бит

Белем алырга баралар».

 

Ә ул «белем» дигәннәре

Һәркемгә дә җитәр микән?

Бик кирәкле әйбер дисең,

Без барганчы бетәр микән?

 

Әни көлә: «Хафаланма.

Барсына да җитә ул, – ди.

Акыллы һәм тырышларны

Кочак җәеп көтә ул», –ди.

 

Мин мәктәпкә китеп барам

Чәчәк тотып, сумка асып.

Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев