Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Очачакбыз җиһанга!

Әзрәк кенә арттырмагач, Кызык буламыни ул? Бераз гына шыттырмагач, Көлеп буламыни ул? Гөлфизә Кәлимуллина шигырьләре.

ГӨЛЛӘР

Әнием гөлләр үстерә,

Тәрбияләп, кадерләп.

Кирәк булган һәрнәрсәне

Куя алдан әзерләп.

 

Туфракларын ашлап тора,

Җыя яңгыр сулары.

Яфракларын ипләп сөртә

Аның йомшак куллары.

 

Күкрәп чәчәк ата гөлләр,

Күреп исең китәрлек.

Чөнки әниемнең назы

Һәркайсына җитәрлек.

 

 

ОЧАЧАКБЫЗ ҖИҺАНГА

Туганнарым җыелышып,

Утырыгыз диванга!

Диван түгел – ракета бу,

Очачакбыз җиһанга.

 

Курку да бар, кызыгу да

Бүген безнең күзләрдә.

Тиздән безгә сокланырлар

Марстагы йөзләр дә.

 

Галәм киңлекләрен яулау,

Аңлыйм, түгел җиңелдән.

Тик белегез, һәрбер малай

Космонавт ул күңелдән!

 

ҮЗЕМЧӘ КҮРӘМ

Төрле-төрле сурәтләргә

Тутырам альбом битен.

Могҗизалы бу дөньяны

Кайчак аңлавы читен.

 

Ат төшерсәм – танымыйлар,

Бу бит чын ишәк, диләр.

Тик нишләптер, сыер кебек,

Тора ул күшәп, диләр.

 

Зур сакаллы, ак мамыклы

Кәҗәмне сарык, диләр.

Шундый сарык буламыни,

Шулкадәр арык, диләр.

 

Эт оясы диләр – өйне,

Тауларны – кораб, диләр.

Нигә алар тере кебек

Торалар карап, диләр.

 

Әле менә сурәтемдә

Җилнең чәчләрен үрәм.

Аңламыйсыз, бу дөньяны

Мин бит үземчә күрәм.

 

СӨЙЛӘРГӘ ЯРАТАМ

Кемдер бии, кемдер җырлый,

Мин сөйләргә яратам.

Матур сөйләп иптәшләрне

Авызыма каратам.

 

Укытучы апам гына:

«Син бит арттырасың, – ди. –

Сизеп торам, кайчагында

Бераз шыттырасың», – ди.

 

Әзрәк кенә арттырмагач,

Кызык буламыни ул?

Бераз гына шыттырмагач,

Көлеп буламыни ул?

 

Тагын әйтә: «Киләчәктә

Чыгар синнән язучы».

Ә минем буласым килә

Археолог – казучы.

 

Тик әлегә бу турыда

Апа да мин беләбез.

Их, тиктормас шушы телне!

Хәзер сез дә беләсез.

 

ИСЕМНӘР

Урам буйлап йөгерәләр

Арина, Зариналар.

Татар фамилиясендә

Элина, Кариналар.

 

Күптән исем модасында

Аделина һәм Артур.

Кая булганнар Фәритләр?

Кая булган соң Мансур?

 

Камилә хәзер – Камилла,

Ә Дания – Диана.

Урам чаты саен әнә

Регина һәм Лиана.

 

Һәр баланың исеменә

Туры килсен җисеме.

Булсын татар милләтенең

Үз йөзе, үз исеме.

 

МАТУРЛЫК

«Шкафларда, шифоньерда

Хәтсез әйбер саеккан.

Ялтыр-йолтырларны җыя,

Торганы бер саескан».

 

Кем турында соң бу сүзләр?

Минем хакта, әлбәттә.

Төймә, йөзек, алка җыям

Иң беренче нәүбәттә.

 

Матур әйберләрне күрсәм,

Карап торам сокланып.

Әнием дә ачуланмый,

Уйнагачтын сакланып.

 

«Матур әйбер кызыма, – ди,–

Әнә ничек килешә».

Матурга матур кирәк шул,

Әни белән килешәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, ихлас шигырьләр!