Көмеш кыңгырау

Бакчада чыршы бәйрәме

***

Яңа ел – күңелле бәйрәм,
Беркем дә читтә калмый.
Бар да нәниләр чыгышын
Көтәләр тын да алмый.

Менә Инсаф үз шигырен
Сөйләп бирде чатнатып.
Тыпырдатып биеп алды,
Бармакларын шартлатып.

Тимурның да хәтере шәп,
Ятлап алган бер көндә,
Тик менә сүзләрен генә
Аңламады беркем дә.

Чират җиткәч, Муса чыкты,
Куллары авызында,
Ишетмәделәр әниләр
Аның бер авазын да.

Башын күтәрмәде Булат,
Эндәшмәде Лениза,
Кунакларның түзем бетте,
Вакыт дигәнең уза.

Калганнар мәшәкатьләнеп
Чыгып та басмадылар.
Күпме генә көтсәләр дә,
Авыз да ачмадылар.

Инсаф бер дә ялындырмый
Тагын чыгып сөйләде,
Чыршы янында биеде,
Такмаклар да көйләде.

...Кулларда олы күчтәнәч,
Килми хәтта китәсе.
Менә шулай үзып китте
Яңа елның иртәсе.


Яңа кием

Минем туган көнгә нәнәй
Бик матур костюм алган.
Улымны шатландырыйм дип,
Посылка белән салган.

Бәйрәм көнне аны киеп
Бакчага киттем иртүк.
Муенда– матур күбәләк,
Күлмәгемнең төсе күк.

Яңа кием һич килешми
Минем арык гәүдәмә,
Хәтта карарга курыктым
Көзгедәге шәүләмә.

Каеш кыскан, яка кырган,
Күбәләк буган кебек.
Ә костюмның киң кулбашы
Каядыр шуган кебек.

Барысы да миңа гына
Карап торалар кебек,
Минем хәлләремне күреп,
Авыз ералар кебек.

Күбәләкне ычкындырдым,
Яңа костюмны салдым,
Каешымны да бушаттым,
Иркенләп бер тын алдым.

Шигыремне сөйләдем дә
Артистларча баш идем...
Нәнәй җибәргән костюмны
Мәктәпкә баргач кидем.


Көчек

Шәһәрдәге туганнардар
Чем-кара көчек алдык.
Йоклар урынын әзерләп,
Астына печән салдык.

Артымнан калмый иярә,
Барыйм мин кая гына.
Койрык болгый, иркәләнә,
Сарыла аягыма.

Тик бер начар гадәте бар:
Әйбер ташый кешедән.
Сыңар галош, савыт-саба
Йә себерке күршедән.

Үзе токымлы нәселдән,
Борынында – җыерчык.
Көчек өчен себерке дә
Менә дигән уенчык.

Сабый гына шул әле ул,
Тиргәмим мин, яратам,
Уйнап туйгач, әйберләрен
Күршеләргә таратам.


ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН

Бәйрәмгә чыршы бизәдек,
Өйдә түгел, бакчада.
Әти әйтә: "Янга калды
Хәтсез генә акча да".

Төнлә чыршы ылыслары
Күмелгән ак карларга.
Сокланып карап торабыз
Җем-җем иткән шарларга.

Әллә кайдан балкып тора
Безнең яшел чыршыбыз.
Бездән күрмәкче каенын
Бизәп куйды күршебез.

Бизәгәч һәм төзәндергәч
Матур икән каен да.
Бергәләп күңел ачабыз
Кышның ямьле аенда.


БӘЙРӘМДӘ

Иске елны озатырга
Җыйнаулашып без килдек,
Кыш бабай белән биедек,
Карсылу белән көлдек.

Җырлый белгәннәр җырлады,
Белмәгәннәр тыңлады.
Бакчабызда кичкә чаклы
Шат авазлар тынмады.

Күңел ачтык бергәләшеп,
Әйлән-бәйлән уйнадык.
Бәйрәм вакыты кыска шул,
Без уеннан туймадык.

Кыш бабайдан әллә күпме
Бүләк, күчтәнәч алдык.
Елга бер килгән бәйрәмнән
Бик тә канәгать калдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: