Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәтер

Клара Булатова шигырьләре.

Яз җиттеме, һаман балачакның
Шул бер көне калка хәтердә:
Сандыгыннан эзләп алып әни
Алсу тасма такты чәчемә.

Ул үзе дә ал күлмәген киде,
Алсуланды йөзе берочтан.
Бу – Май иде, бу – 45 иде,
Әти кайткан иде фронттан...

Гомер үткән, дистә еллар үткән,
Язлар киткән язлар артыннан...
Ә тарихта безнең буын гомере
Шул алсулык белән балкыган.

***
«Мин зур үскәч...» - дибез бала чакта.
Үзе генә шушы сүз безгә
Әллә ниләр инде вәгъдә итә,
Әллә ниләр килер көнебездә.

«Мин зур үскәч», - дибез, шушы сүзгә
Хыялларны теркәп сөйлибез.
Сәгать, көнне, айны, елны куып,
Зур үсүне көтеп йөрибез.

Ә зур үскәч, тик бер кайтыр өчен
Гамьсез үткән якты көннәргә,
Бу зурлыкның барын бирер идек,
Бирер идек әллә ниләр дә.

Хикмәтле сүзләр - Зимфира Исламова

Аңладым! - Лилия Фәттахова

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Онытылмас дәрес

Үзем болай кечкенә. (Гайшә Булатова -Клара Булатованың оныгы иҗаты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь клара булатова