Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Марат Фәйрушинны котлыйбыз. Аның бүген туган көне (1987).

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Читтә йөрсәк — шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,
Таллар җырлап төшкә керәдер.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шушы җиргә дәшеп кайтырга,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр зурлап чакыра.
Клара Булатова шигыре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яраткан җырлар клара булатова