Көмеш кыңгырау

Аңладым!

Лилия Фәттахова

***

Аңладым!

Зур булуы кыен түгел –

Ашыйсың да – үсәсең!

Дәү машинага утырып,

Эштән кайтып төшәсең.

 

– Ардым, дисең, эш күп, дисең.

Акчасы да аз, дисең.

Балалар, сез шаулашмагыз,

Ял итим бераз, дисең.

 

Кыен түгел зур булуы,

Кечкенә булу кыен:

Көн дә бакчага барасы,

Көн дә һаман шул уен!

 

Көн дә кемнедер тыңлыйсы,

Тыңламыйча ярамый.

Имеш, кечкенә балалар

Әле берни аңламый!

 

Ә мин инде аңладым да:

Зур булу җиңел ич ул.

Гел өйрәтеп утырасың!

Өйрәтү – җиңел эш ул!

 

Нәни песи җыры

Мин бер песи баласы:

Мырр-мырр-мырр!

Тыңласагыз,

Җырлыйм сезгә

Җыр-җыр-җыр:

 

Минем әни

Тычканнан да

ку-рык-мый!

Минем әни

Иң-иң йомшак

Койрыклы!

 

Мин бер песи баласы:

Мырр-мырр-мырр!

Кушылыгыз,

Яңгырасын

Безнең җыр:

 

Уйнавы да күңелле

Әни белән!

Иң матур

«мыр-мыр» көем –

Әниемә!

 

Кызык итә

Ачуланды бугай Вакыт дус миңа –

Уртак телне һич табып булмый гына.

Ахры, юри ул мине кызык итә –

Мин ашыкканда, ул гел узып китә.

 

Планшетны алсам әгәр кулыма,

Вакыт шундук китә үзенең юлына.

Беләм инде, юри кача ул миннән,

Аннары, ашыктырып, тарта җиңнән.

 

Мине эштән курка дип уйлыйдыр ул,

Үзен гаепле диеп белмидер ул.

Әлбәттә, эшкә өлгерми дә калам –

Вакыт качып йөргәч, мин нишли алам?!

Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама