Көмеш кыңгырау

Үзем болай кечкенә

Гайшә Булатова Әлмәтнең Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1нче татар гимназиясендә 3нче сыйныфта укый. Танылган шагыйрә Клара Булатованың оныгы ул. Әбисе кебек ул да шигырьләр язарга ярата. Сезнең игътибарга без Гайшәнең тәүге иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Гайшә Булатова иҗаты

 

Үзем болай кечкенә

 

Мин кичә мәктәпкә бардым,

Анда бер «бишле» алдым.

Иртәгә тагын барам,

Тагын «бишле»ләр алам.

 

Үзем болай кечкенә -

Билгеләрем биш кенә.

Гимназиядә укыйм бит,

Заманча белем алам.

Ә шигырьне үз телемдә,

Туган телдә чыгарам,

Тукай телендә язам.

 

Кирәк инде

Камиләнең әниләре

Бәби көтә.

Камиләне, бәби булу,

Апа көтә.

 

Апа булгач, ул олы кыз

Була инде.

Әнисенә гел булышып

Тора инде.

 

Шулай булгач, Камиләгә

Бүген менә

Кирәк инде бишек җыры

Өйрәнергә.

 

Ял итәм

Уйлыйсыздыр: «Бу кыз монда

Ни эшләп йөри икән?»

Әби бабайдан ял итә,

Бабай әбидән ял итә.

Әниләр миннән ял итә.

Мин Кәримнән ял итәм.

 

Ял итәм итүен дә бит,

Сагынам аның үзен.

Ул бит тыңлаусыз булса да,

Минем яраткан энем.

 

Ачуым килгән чакларда

(Ул чаклар була инде),

Тик Кәримнән башка монда

Ялым ял түгел инде.

 

Бабайның эше бик күп

Бакчасы зур бабайның,

Шуңа эше күп аның.

Гайшәдән башка бүген дә

Ярдәмчесе юк аның.

 

Бабай утый чүпләрен,

Өеп куя ызанга.

Гайшә җыеп ала да

Илтеп бирә куянга.

 

Кәрим әле аңламый

 

Кәримне ияртеп бүген

Гайшә китте урманга.

Урманга баралар алар

Икәү гөмбә җыярга.

 

Көзге яңгыр күп яуганга

Гөмбәләр дә күп инде.

Тик аларның бөтенесен

Ашап булмый бит инде.

 

Кайсы ашарга ярыйдыр,

Ә кайсысы ярамый.

Кәрим әле бәләкәй шул,

Шуны бер дә аңламый.

 

Күргән берсен җыеп йөри,

Кызылын да, агын да.

Тик апасы ул җыйганның

Күбесен түгеп бара.

 

Шундый матур бер гөмбәне

Агулы дип ташлады...

Кәрим шундый үпкәләде -

Гөмбә җыймый башлады.

 

Камиләгә бар да кызык

 

Җәй үзәге инде үтеп бара,

Өлгереште бакча җимешләре.

Бал кортлары очып хәлдән тая

Җәйге уңыш җыеп йөрешләре.

 

Җәйләр саен шушы тормыш ага,

Җәйләр арты җәйләр тора узып.

Камиләгә әле бар да яңа,

Камиләгә әле бар да кызык.

 

Камиләгә бу бакчада бар да яңа,

Тик әлегә тыеладыр керү аңа.

Умартага әле якын җибәрмиләр

«Барма анда, бал кортлары чага!» диләр.

 

Сәлмән бабай гел бакчада эшләп йөри,

Битенә дә битлек-мазар бер дә кими.

Ә шулай да бал кортлары аңа тими.

Һәм беркем дә «Анда барма!» дими...

 

 

Җәй көннәре

Бу ел җәйне озак көттек,

Соңга калып килде җәй.

Аннан: «Җәйге каникуллар

Эшләп үтсен!» дигәндәй,

Көн җылынды, җир җылынды.

Без бакчага юл тоттык:

Суган, кишер, редискалар,

Помидорлар утырттык.

 

Бабайга

 

Бабай! Кара бу бакчаңны,

Синнән башка кем күрә?

Бөтен чәчкән орлыгыңны

Кошлар чүпләп бетерә.

 

Башта чәүкә очып төшә,

Аннан килә каргалар.

Синең карачкыларыңнан

Курыкмыйлар бит алар.

 

Әби чыгып куар иде,

Йөрми бит аягы...

Ә Гайшәнең вакыты юк

Уку елы азагы.

 

Әби турында

Әби бер минут тик тормый

Ул үзенчә «көн күрә».

Сыңар кул белән булса да,

Бәлеш, коймак пешерә.

 

Сугыш чоры баласы шул,

Ачлыкны да татыган.

Көздән калып черегән

Бәрәңге дә ташыган.

 

Бүгенге табынга карап,

Шөкер итә менә ул.

Ипекәйнең, катык, сөтнең

Азык кадерен белә ул.

 

Аларны зурлый белергә

Өйрәтә ул безне дә.

Нигъмәтнең бушка килмәвен

Аңлап яшик без менә.

 

 

Әбисенә килде Кәрим

Әбисенә килде Кәрим

(Әтисенең кулында).

Үзе әле йөри алмый,

Йөгерә алмый юлында.

 

«Йөгерүен йөгерә» ул,

Кай таба йөресә дә.

«Йөгереп» барып тотына

Нәрсә генә күрсә дә.

 

Әмма әти белән әни

Йөгерергә бирмиләр.

«Ярамый», да «ярамый» дип,

Иреккә җибәрмиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: