Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Хикмәтле сүзләр

Хикмәтле сүзләр

Яшел урамда туп артыннан тәгәрәшеп йөргән малайларның игътибарын Гөлсем әбинең борчулы тавышы җәлеп итте:

– Көш, көш, рәхмәт төшкерләре! Кай арада кереп, тавыкларымның җимен ашап яталар бит! Алланың рәхмәтләре яугыры! Әлфис улым! Ишетәсеңме... тагын җилкапканы ачык калдырып киткәнсең бит, балам. Күрше казлары урамга чыкканыңны гына көтеп торалар инде – хәйран әшнәләшеп беттегез, – диеп, әби бер оя казларны урамга чыгарды.

– Барыгыз, бар, Аллаһ Тәгаләнең сезнең өчен диеп яраткан нигъмәтеннән авыз итегез! Ак йоннарыгыз да чыгып беткән, әлхәмдүлиллаһи, тәпиләрегезгә яшел үлән көч кертер, – каңгылдашып атлаган казларга шулай җавап бирә-бирә, тыкрык башына чаклы куды да Гөлсем әби кире ишегалдына кереп юк булды. Уенда иң җитезе булган Әлфис бераз борынын тарткалап алды, шул чак “аучы” ның аңа төбәлгән тубын күреп, “күл”нең каршы ягына очты. Әлеге вакытта “Аучы һәм үрдәкләр” уенының иң кызган мәле иде – әби әйткән шелтәләр бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Тик, уен беткәч, малайлар яңа көлдергеч уйлап таптылар инде:

Тезелеп атлый бәпкәләр,

Әшнәне көтә алар.

Әлфис чыгар урамга

Капкасы ачык калыр,

Бәпкәләр кереп тулыр.

Әлфиснең әбисе – урамда иң кызык сөйләшүче. Яулыгын артка чөеп бәйләгән булыр, вак чәчкәле ак күлмәге өстеннән кигән алъяпкычының бер почмагын биленә кыстырып куйган булыр (җилфердәп, комачауламаска). Аның малайларга кисәтү ясавы да үзенчә. Башкалар кебек ачуланмый, эзоп телендә генә җибәрә – аңласаң, аңла, аңламасаң, юк...

Әлфис башта сәер сүзләргә битараф кала иде, тора-бара, бу сүзләрнең хикмәтле булуына төшенде. Хәзер гел колак сала: серле сүзләр ниндидер тылсым көченә ия икән! Әнә бит казлар, каңгылдашып, су буена төшеп киттеләр. Ә күрше хуҗа апа кугач, ярты тыкрыктан кире борылган иделәр...

...Әлфис бишенче класста укый башлаган вакыт, көз алтын чорына яңа кереп бара иде. И канатланып кайтты да инде малай шулчак мәктәптән. Тарих фәненнән “биш”ле алып кайтты! Өйдә әбисе генә булгач, бөтен шатлык аңа коелды.

– Сөбхәналла! Күзләр тиеп, начарын күрергә язмасын. Тырыш, бәбкәм, беләге юан берне егар, гыйлеме булган меңне егар, дигәннәр. Гел шулай аек зиһенле бул, “биш”кә генә укы, – дип, оныгы кайнар коймак белән чәй эчкәнче, изге теләкләрен тезде әбисе. Әлфис тагын бер башка үсеп китте:

– И-и... иртәгә тагын алам мин аны! – дип, чынаягын сулы табакта чайкатып алды да, мәктәп формасын салып элгечкә элде. Уенга чыгу исәбе.

– Иншалла, дип әйт, Әлфис улым. Алла боерса, дисәң, барысы да уң булыр, – дип, Гөлсем әби авыз эченнән дога да укып алды. Газ плитәсендә соңгы таба коймакны әйләндерде. Бу вакытта аш бүлмәсендәге ак яулыклы, зәңгәрсу күлмәге өстеннән аксыл җирлеккә зәңгәр чәчкәләр төшкән алъяпкыч кигән җыйнак гәүдәле әби фәрештә булып тоела иде. Җитмәсә, телендә гел Аллаһ... Шулай да Әлфиснең сер бирәсе килми. Ул бит татар әдәбиятыннан шигырьне ике көн элек ятлап куйды. Шуңа, масаебрак:

– И... мин ул шигырьне күзне йомып та сөйли алам. “Эх” та итмим, “биш”ле алам! Менә күрерсең! – диде дә урамга атылды. Әбисенең, хәвефләнеп:

– Тәкәббер булу юньле фигыль түгел, Әлфис улым, – дигәнен ишетмәде дә...

“Бер дә балалыгыннан чыгып бетәлми бу олан... Аллаһем, сүзләремә колак салырлык итеп кенә, шул балага юлын күрсәтче...” Үзалдына изге ниятләрен көйли-көйли, әби гадәти йорт мәшәкатьләренә чумды.

Тәнәфестә чабыша-чабыша, кызарып пешкән малайларның сыйныф бүлмәсенә керүен татар теле укытучысы елмаеп каршылады.

– Дөньягызны онытып уйнагач, өй эшләрегез барыгызныкы да әзерләнгән дип ышанам. Әйдәгез, шигырь сөйләүдән башлыйбыз, – дип, укытучы журналга текәлгәнче, Әлфис кулын өскә сузды:

– Мин... мин беренче сөйлим, апа! Ятладым!

Инде сулышы тигезләнгән малай шигырьнең яртысына җитте. Апалары эченнән генә: “Сәнгатьле сөйли, афәрин!” – дип уйларга өлгермәде, Әлфис шып туктады. Ни “ә”, ни “бә”!.. Дәшми торуын белә. Гөлсинә Хәйдәровна укучыларга борылды:

– Йә, кем әйтеп җибәрә?

Бу вакытта Әлфис, шаккатып, тәрәзәгә карап тора, шигырьне хәтеренә төшерү түгел, укытучыны да ишетми. Тәрәзә пыяласына, канатларын тиз-тиз җилпеп, сары түшле песнәк кунды, үзе нидер әйткән кебек томшыгын ачып ала. Малай, сихерләнгән кебек, аннан күзен ала алмый... Укытучы тәрәзәгә аркасы белән торгач, билгеле инде, песнәкне күрмәде. Тик елгыр малайлар күрергә тиеш иде бит! Тәнәфескә чыккач, Әлфис алардан сорап карады.

– Шыттырасың!.. Нинди песнәк бу вакытта? Алар әле урманда яшиләр, ризыкка интекмиләр. Шигыреңне сөйли алмаганга шулай диясең, – дип көлделәр генә тегеләре. Әлфис җавап биргәндә алар, күзләрен дәреслеккә төбәп, шигырь юлларын кабатлап утырдылар шул ...

Әлфис алдамый. Ләкин моның нинди могҗиза булуына да төшенми. Шигырьнең калган өлешен инде тотлыкмый гына сөйләп чыккач, “дүрт”ле диеп, урынына утырткан укытучыга малай ялынып та караган иде:

– Апа, “дүрт”ле куймагыз инде, мин кабат сөйлим!

Ләкин укытучыга дәреснең һәр минуты алтын бәрабәре булганга, сүзне озайтмады:

– Әлегә утыр, вакыт калса, барысы сөйләп чыккач, сорармын, – диде.

Калды, ди, вакыт... Каламы соң ул?!.. Әле өч укучы сөйли алмый калдылар. Әлфис өенә “дүрт”лесен алып кайтып китте...

Шуннан соң ул, берәр эшкә тотынганчы, авыз эченнән генә: “Аллабирсә...” дип куя. Кеше ишетмәгәндә... үзе өчен генә. Ни хикмәт, андый чакта барысы да тиз эшләнә һәм гел уңышлы була.

Метки хикәя

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев