Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

19нчы июнь — болытларны күзәтү көне

10 тонналы болытлар да була.

19нчы июньдә үзенчәлекле бәйрәм — болытларны күзәтү көне билгеләп үтелә. 

Көн саен баш өстендә төрле болытлар йөзә. Кайвакыт алар матурлыклары белән игътибарны җәлеп итә, ә күп вакыт без аларны күрмибез дә. Әмма табигатьтә алар зур роль уйный.

«Нурлы болыт»лар да була икән...

Дөньяда болытларның дистәләгән төре бар. Без белгән канатлы, өермә, яшенлеләрдән тыш, тагын бик күп төрләре бар. Һәм кайвакыт алар табигатьтә бик сирәк очрый (таулар, диңгезләр өстендә яки билгеле шартларда гына була торганнары бар). Кеше үз гомерендә аларның барысын да күреп тә бетерә алмый.

Болытларны җиңел дип күз алдына китерсәк тә, бу алай түгел. Уртача зурлыктагы болытларның авырлыгы 10 тоннага кадәр җитә ала. Шуңа да карамастан, алар күктә тоткарлыксыз хәрәкәт итәләр.

Озын мех якага ошаган болытлар да була. Болары хәвефле болытлар...

Болытларның үз гомер озынлыгы бар. Ул турыдан-туры атмосферадагы һаваның дымлылыгына бәйле. Әгәр дә ул түбән дәрәҗәдә калса, болытлар парга әйләнә.

Кайчакта болытның «гомере» 15 минуттан артмаска мөмкин. Дым җитәрлек булганда, явым-төшем мөмкинлеге арта, һәм болыт әле шактый озак җир өстендә «эеленп» торачак.

Болытлар Венера, Юпитер, Сатурн яки Титан кебек атмосфера булган башка күк җисемнәрендә дә бар. Титанда бу болытлардан даими рәвештә яңгырлар ява. 

Болытлар ясыйбыз. Кызыклы тәҗрибә. 

"Алмалы болытлар". Бу пирогка шундый әз ингредиентлар кирәк, ә тәме искитмәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев