Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

"Алмалы болытлар"

Бу пирогка шундый әз ингредиентлар кирәк, ә тәме искитмәле.

Кирәк була:
150 грамм сыер мае (акмай, атланмай),
1,5 стакан шикәр комы,
4 йомырка,
4-5 эре алма,
Корица, ванилин, 1 чеметем разрыхлитель, чама белән 2-2,5 стакан он.
Әзерләү:
Беренче эш итеп йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр өчен сарысын кулланабыз. Бүлмә  температурасында йомшартылган сыер мае, 1 стакан шикәр комы, ярты чәй калагы чамасы разрыхлитель, 1 г ванилин, 4 йомырка сарысы һәм онны кушып, камыр әзерлибез. Мин камырны таба төбенә кул белән генә формалаштырып, бортиклар ясап җәйдем.

Камыр өстенә кабыгыннан әрчелгән һәм тар-тар итеп туралган алманы җәябез, алма өстенә корица сибәбез, мин әзрәк бәрәңге крахмалы да сиптем. Шул рәвештәге пирогны, камыры кызгылт төскә кергәнче газ миченә куябыз. Минеке 180 градуслы мичтә 15-20 минут тирәсе торды. Ул арада калган йомырка агын һәм ярты стакан шикәр комын миксер белән болгатып, яхшылап күпертәбез. Пирог духовкада кызгылт төскә кергәч, әлеге аксымны өстенә ягабыз да, тагын мичтә 10 мин. чамасы тотабыз. Аксым күпереп, кызгылт төс алырга тиеш. Шуннан соң әлеге пирог белән тәмләп чәй эчәбез!!!

Рафилә Шәмсетдинова рецепты.

Ләйлә Абдуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзер пешереп карыйсы килә инде)))

    Теги: рафилә татарча рецептлар алмалы болытлар