Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

19нчы июнь – Болытларны күзәтү көне

Шуңа күрә мондый болытлар килеп чыгуга, иң яхшысы өйгә ашыгуың. Болытларның ниндиләре була?

Бу көнне һәркем башын күтәреп күк йөзенә карарга тиеш. Нинди генә болытлар юк бит анда!

Болытларны якыннан беренче тапкыр һава шарында очучылар 18нче гасыр азагында күзәткән. Алар ике төрле болыт бар дип нәтиҗә ясаганнар: тамчылардан торган су болытлары һәм кристаллардан торган боз болытлары.

2015 елда «Болыт яратучылар җәмгыяте» яңа төр болытлар барлыгын ачыклаган. Асперитас, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, кытыршы дигән сүз. Озын мех якага ошаган болытлар да була. Болары хәвефле болытлар, җил-давыл белән исегездә калачак. Шуңа күрә мондый болытлар килеп чыгуга, иң яхшысы өйгә ашыгуың.

«Нурлы болыт»лар да була икән. Аларның диаметры 300 кмга җитә. Аларны бары тик спутниктан гына күреп була. Галимнәр мондый болытларның каян килеп чыгуын һаман да ачыклый алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев