Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңа уку елын – җиңү белән!

Узган уку елында без «Көмеш кыңгырау»да берничә иҗади бәйге игълан иткән идек.

Сезнең-безнең дистанцион укулар, дистанцион эшләүләр бәйгеләрнең эшенә, әлбәттә, күпмедер зыян китерде. Шуңа күрә бәйгеләргә йомгак ясауны да барыбыз да җыелышкан шушы чорга – яңа уку елына калдырдык. Уку елын җиңү белән башлап китәсегез киләме? Әйдәгез, җиңүчеләрне барлыйбыз.

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернаты «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы белән берлектә үткәрелгән «Алдымда ак кәгазь» конкурсы нәтиҗәләре:

I. «Иң яхшы яшь шагыйрь» номинациясендә

1. 4 − 7 сыйныфта укучы балалар арасында:

I урын – Эльза Закирова, (Актаныш, Пучы мәктәбе),

II урын – Риана Асылгәрәева (Чаллы, 41нче мәктәп), Инсаф Газизов (Актаныш, Пучы балалар иҗат үзәге),

III урын – Илшат Миннәхмәтов (Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей), Таңсылу Хафизова (Актаныш, Богады мәктәбе). 

2. 8 − 11 сыйныфта укучы яшүсмерләр арасында:

I урын – Алия Нуриева (Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей),

II урын – Алинә Газетдинова (Актаныш, Пучы мәктәбе), Язилә Хәбетдинова (Актаныш, Пучы мәктәбе).

III урын – Гүзәл Әмирова һәм Роза Әмирова (Чаллы, 41нче мәктәп), Азат Муллагалиев (Актаныш, Пучы мәктәбе), Булат Сәлимов (Актаныш, Пучы мәктәбе).

II. «Иң яхшы яшь язучы» номинациясендә

1. 4 − 7 сыйныфта укучы балалар арасында:

I урын – Азалия Газизуллина (Чаллы, 41нче мәктәп),

II урын – Нәзлия Латыпова (Актаныш, Пучы мәктәбе), Әдилә Закирова (Чаллы, 41нче мәктәп),

III урын – Алия Шәйхетдинова (Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей), Алинә Шәехова (Актаныш, Пучы мәктәбе).

 

Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә игълан ителгән «Без – тынычлык чоры балалары» бәйгесе нәтиҗәләре:

I. «Без сугышта юлбарыстан көчлебез...» – сугышта һәм тылда әби-бабаларыбызның батырлыгы, фидакарьлегенә багышланган эссе номинациясендә:

I урын – Диләрә Аметова (Чаллы, 84нче лицей)

II урын – Илмир Гатауллин (Лаеш, Кече Елга мәктәбе)

Әдилә Мингарипова (Балык Бистәсе, Күгәрчен мәктәбе)

III урын – Нәзилә Садыйкова (Чаллы, 54нче мәктәп)

II. «Сугыш чоры яшьтәшемә хат» номинациясендә:

I урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш, Кече Кирмән авылы)

III. «Бу шигырем сезгә, каһарманнар!» номинациясендә:

I урын – Диләрә Сәхәбетдинова (Минзәлә, Дәвек мәктәбе)

II урын – Рания Гыйсмәтуллина (Сарман гимназиясе)

III урын – Диләрә Нәфыйкова (Мамадыш, Дүсмәт мәктәбе)

Җиңүчеләргә «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнары һәм  истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Аларны алу буенча komesh_k@list почтасына хат язуыгыз сорала. 

«Дәвам итәбез...» дигән әдәби бәйге исә ел азагына кадәр дәвам итә, дуслар! Катнашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көмеш кыңгырау бәйгеләр без тынычлык чоры балалары алдымда ак кәгазь

2
X