Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иң шәпләрне көтәбез!

Газетабызның традицион «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесе турында барыгыз да беләме, дуслар? Яңа укучыларыбыз, яңа дусларыбыз игътибарына бәйгенең шартларын янә искә төшереп китик әле.

Газетабызның традицион «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесе турында барыгыз да беләме, дуслар? 

Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп язып бетерергә кирәк. Ел азагында укучыларыбыз язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.

Дәвам итү өчен башламнар:

1. «Ишәк колагы белән мактана, дип кабатларга ярата бабасы. Яратмый ул мактанчыкларны! Соң кем ярата инде...»

2. «Тычканга үлем, мәчегә көлке» булды әле бу. Һич уйламаганда!».

3.«Бу арада гел маҗараларга юлыгып тора әле Ильяс. Бер көнне уянып китсә, шаккаткыч хәл...»

4. «Мәктәп ул – мәктәп инде,

Мәктәптә рәхәт инде!»

5. «Киләчәккә атлап барам әле

Ата-баба салган эз буйлап...»

Бәйге 2020 елның 10нчы декабренә кадәр дәвам итәчәк. «Иҗат – гүзәл гамь» дигән Хәсән Туфан. Әлеге гүзәллектән мәхрүм итмәгез үзегезне, дуслар, катнашырга ашыгыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев