Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Алдымда ак кәгазь»

Игътибар! Мәктәп укучылары өчен яңа иҗади бәйге.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы белән берлектә үткәрә торган

«Алдымда ак кәгазь» конкурсының 

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. «Алдымда ак кәгазь» конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе (алга таба Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат) һәм «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы (алга таба Газета);

1.2. Конкурс турында Нигезләмә Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының рәсми сайтында (chelny-rt.ru) урнаштырыла.

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – әдәби иҗатта сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, алар белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру.

2.2. Татар телендә әдәби иҗатка игътибарны арттыру, эстетик тәрбия бирү.

2.3. Конкурсның төп бурычлары;

— балаларда татар әдәбияты белән кызыксынуны арттыру;

— сыйфатлы һәм югары зәвыклы, татарча дөрес язылган әсәрләрне пропагандалау;

— әдәби иҗатка игътибарны көчәйтү.

3. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

I. «Иң яхшы яшь шагыйрь». Татар телендә тезмә жанрлардагы әсәрләр (шигырь, поэма, баллада һ.б.) язучы.

1. 4 − 7 сыйныфта укучы балалар арасында;

2. 8 − 11 сыйныфта укучы яшүсмерләр арасында.

II. «Иң яхшы яшь язучы». Татар телендә чәчмә жанрлардагы әсәрләр (хикәя, нәсер, әкият һ.б.) язучы:

1. 4 − 7 сыйныфта укучы балалар арасында;

2. 8 − 11 сыйныфта укучы яшүсмерләр арасында.

III. «Иң яхшы яшь драматург». Татар телендә сәхнә әсәрләре (пьеса) язучы:

1. 4 − 7 сыйныфта укучы балалар арасында;

2. 8 − 11 сыйныфта укучы яшүсмерләр арасында.

3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

4. Конкурста катнашучылар

4.1 Конкурста Татарстанда яшәүче һәр мәктәп укучысы катнаша ала.

4.2 Катнашучы конкурсның бер генә номинациясендә катнашырга мөмкин.

4.3 Конкурста катнашучы, «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, komesh_k@list.ru электрон почтасына «Алдымда ак кәгазь» конкурсына» тамгасы белән үз эшләрен һәм заявка белән «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу турында квитанциянең күчерелмәсен юлларга тиеш.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителә торган язма Word документы форматында 14 шриф һәм 1,5 интервал белән булырга тиеш. Язманың күләме чикләнмәгән.

5.2 Конкурска җибәрелә торган шигырьләр саны 5тән артмавы шарт.

5.3 Конкурста катнашу өчен 2020 елның икенче яртыеллыгына «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу турында квитанциянең күчермәсен komesh_k@list.ru электрон почтасына җибәрү мәҗбүри. Квитанция белән бергә заявка җибәрү тиеш. (Заявка формасы нигезләмәгә кушымтада.)

5.4 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.

5.5. Конкурска старт 03.02.2020 көнне бирелә. Ул 01.05.2020 көненә кадәр дәвам итәчәк.

5.6. Җиңүчеләр татар мәдәнияте өлкәсендә билгеле шәхесләрдән торган жюри тарафыннан сайлап алына. Җиңүчеләр исемлеге оештыручыларның рәсми сайтларында һәм газетаның социаль челтәрдәге битләрендә (инстаграм, вконтакте һ.б) игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 елның май аенда Яр Чаллы шәһәрендә булачак.  

5.7 Оештыручылар катнашучыларның конкурска килгән әсәрләрен үз рәсми сайтларына, шулай ук социаль челтәрләрдәге битләренә куярга, «Көмеш кыңгырау» газетасында файдаланырга хокуклы.

Бер суыткыч кыйссасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев