Бер суыткыч кыйссасы
Безнең Чаллыда шаян шигырьләр язучы Мөслиха апа Закирова яши. 70 яшендә беренче китабын чыгарган кеше ул.
Дөрес, хәзер шигырьне язучылар да, китап итеп бастыручылар да җитәрлек. Әмма ләкин Мөслиха апада, чыннан да, юмор-сатирага осталык бар. Тик сүзем әле шигърият турында түгел.
Мөслиха апаның һәркем сокланырлык бер асыл сыйфаты бар - ул зарлана белми. Аның ирем дә, мәрхүм, әйбәт булды, балаларым да әйбәтләр, тормышымнан бик канәгать, Аллага шөкер, кебегрәк бер кәлимә моң-зар кермәгән хикәятен рәхәтләнеп тыңлап утырасың. Бервакыт шулай аның белән гәпләшеп утырганда редакциягә пөхтә, әмма караңгы киенгән 55-60 яшьләрдәге ханым килеп керде.
- Яратам да инде шушы Мөслиха апа кебекләрне, - дидем мин канәгать елмаеп, ул үзе чыгып киткәч.
Фәния апа (исеме үзгәртеп бирелә) миңа авыр караш ташлады да кырыс кына әйтеп куйды.
- Ул «жалу» белән йөрмидер.
- Ә сез жалоба беләнмени?
- Минем редакциядән кала барыр җирем калмады.
- Нәрсә булды соң? - дип кызыксындым мин, бик җитди сүз ишетергә әзерләнеп.
- Күршеләрнең суыткычы йокларга бирми.
Ирексездән көлемсерәдем. Гап-гади суыткычның күршеләргә дә комачауларга мөмкин булуын ничектер күз алдына китереп булмый иде. Без бит, мәсәлән, үзебезнекен дә ишетмибез. Ләкин Фәния апа минем гаҗәпсенгәнгә дә, көлемсерәгәнгә дә игътибар бирмәде.
Бер бүлмәле бу фатирга ул инде күп еллар элек килеп урнашкан булган. Шушында бер кыз үстергән. (Кызының инде үз гаиләсе бар.) Ире белән яшь вакытта ук аерылышкан һәм башка гаилә кормаган. Укытучының зур булмаган хезмәт хакына тыйнак кына гомер кичергән. Күршеләре белән аралашып, дус-тату яшәгән Фәния апа. Шул исәптән, үзеннән өстә яшәүче урыслар белән дә. Юк, кунакка йөрешмәгәннәр, әмма бер-беренә йомышлары төшкәләгән. Ике арада низаг исә әлеге дә баягы суыткычтан, дөресрәге, ул көннәрдән-беркөнне бик яман тавыш белән эшли башлаганнан соң килеп чыккан. Бер төн йокламаган Фәния апа, ике төн, өч төн, һәм дүртенче төненең дә йокысыз үтәчәген чамалап күршеләренә менеп киткән. Үзенчә мәсьәләне әйбәт кенә хәл итәргә булган исәбе. Ахыр чиктә, суыткычның урынын алыштырырга да була бит әле. Яисә, тавышын әкренәйтү юлларын эзләргә, төзәттереп карарга...
Ләкин болай ару гына кебек күренгән ирле-хатынлы Ивановлар аны мыскыллы елмаеп тыңлаганнар. Күршеләргә комачаулый дип эшләп торган суыткычны төзәттереп йөрерсеңме соң? Яисә яңаны алырсыңмы? Акчалары артык түгел әле! Һәм, гомумән, безнең суыткычта синең ни эшең бар, янәсе.
Күршеләреннән мондый мөнәсәбәт күргәч, Фәния апа торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә, санэпидемстанциягә, депутатларга, торак инспекциясенә, тагын әллә кемнәргә барып караган, аның гозере буенча әллә ничә комиссия дә килеп киткән. Ләкин бу «визит»ларның нәтиҗәсе генә булмаган...
Була да алмый, чөнки безнең каты күңелле җәмгыять адәм баласының мондый борчуларын юк-бар, дип карарга, колак яныннан уздырырга күнеккән бит инде ул. Ярый ла бу суыткыч кына, аның көннәрдән-беркөнне эштән туктавы, ватылуы мөмкин (алай дисәң дә, элеккеге техника чыдам әле ул, каһәр), ә бит күршеләрнең төрлесе бар. Мисал өчен, кемдер төне буе музыка акырта, икенче бер салмыш хатын фатирына исерек адәмнәр җыеп ятарга ярата, өченче күршеләрнең ызгыштан башлары чыкмый, дүртенчеләр...
Шундый хәлләр еш кабатлана башлагач, син башта, билгеле, мәсьәләне цивилизацияле юл белән хәл итмәкче булып карыйсың. Әмма футбол тубы кебек тибелеп йөреп, бик тиз алҗыйсың. Өстәвенә әле исәр тамгасы сугып куюлары да бар. Шуңа күрә, бездә кеше мәсьәләне үзе һәм гадирәк юл белән хәл итәргә күнеккән дә инде. Үзен хөрмәт иткән ир-ат керә дә әйтә аты-юлы белән күршесенә, син, ди, давай, тынычлан, юкса...
Ә иң мөһиме, үзеңнең күңел тынычлыгыңны саклап калырга тырышырга кирәктер бу очракта. Фәния апаның проблемасы да суыткычта гына түгел, миңа калса. Хикмәт аның күңелен биләп алган өметсезлектә, төшенкелектә, ныгытып тамыр җәйгән пессимизмда...
Ул рәхәт яши, бу рәхәт яши, дип кемнеңдер тормышын үзебезнеке белән чагыштырырга яратсак та, дөресен әйтергә кирәк, тормышлар бөтенебезнеке бер чама безнең. Гаиләлеме син, гаиләсезме, сәламәтме, авырткалап йөрисеңме - Ходай борчу-мәшәкатьне дә, шатлык-сөенечләрне дә тигезләп бирә. Ләкин аларны һәркем үзенчә кабул итә. Кемдер сыкрап йөри, кемдер - көлә... Көлеп яши алсак иде без дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев