Чаллы театры сәхнәгә куйган «Брежнев шәһәре» спектаклен мин үзем гаиләгә мәдхия итеп кабул иттем. Кешене рухи яктан саклап калу өчен, чыннан да, беренче чиратта, гаилә җылысы кирәктер, күрәсең. Улым-кызым дип өзелеп торган әти-әниләр, туачак эне-сеңелләр, һәм хәтта кышка дип саклаган банкалы кыярлар һәм шарлотка пешерәчәк алмалар да безгә иртәгәге көнгә – өмет, бүген исә яшәп калырга көч бирәдер...
Спектакльгә бер караш...