Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Баш­ла­дык!

Бе­лә­сез­ме, ни те­ләр идем мин сез­гә? Һәр көн­нең, сә­гать­нең ка­де­рен бе­лү­е­гез­не.

Яңа – 2022 ел­га аяк бас­тык бит, дус­лар! Сез әле, бәл­ки, игъ­ти­бар да ит­ми­сез­дер, әм­ма дә лә­кин... ел­лар шул ка­дәр тиз үтә икән ул. Ме­нә ге­нә Яңа ел­ны баш­лый­сың, көн­дә­лек мә­шә­кать­ләр, ыгы-зы­гы­лар, сез­нең оч­рак­та – дә­рес­ләр, биш­ле­ләр, олим­пи­а­да­лар, ка­ни­кул­лар, дус­ла­шу­лар һәм үп­кә­лә­шү­ләр бе­лән ел аза­гы ки­лә дә җи­тә.

Шу­ңа кү­рә, бе­лә­сез­ме, ни те­ләр идем мин сез­гә? Һәр көн­нең, сә­гать­нең ка­де­рен бе­лү­е­гез­не. Мо­ның исә бик га­ди ысу­лы бар – план бе­лән яшәү. Ме­нә сез ел­лык план тө­зе­де­гез­ме әле? Ә ай­лык­ны? Ат­на­лык­ны? Ай-ай-ай, кү­ңел­сез бу­лыр ул план бу­ен­ча яшәү, ди­яр­гә ашык­ма­гыз. План­га баш­ка­ра­сы эш­ләр­не ге­нә тү­гел, ял­ны да кер­тер­гә ки­рәк, дип са­ный бит әнә пси­хо­лог­лар. Ди­мәк, без­нең тор­мыш нә­ти­җә­ле дә, кү­ңел­ле дә бу­лыр­га ти­еш!

Һәм та­гын... Ми­нем, әл­бәт­тә, сез­гә бик зур итеп рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә. Ба­ры­гыз­га да! Да­и­ми уку­чы­ла­ры­быз­га – бы­ел да без­нең бе­лән кал­га­ны­гыз өчен. Яңа гы­на ки­леп ку­шы­лу­чы­лар­га – дус­ты­гыз итеп «Кө­меш кың­гы­рау»­ны сай­ла­вы­гыз өчен. Ал­га та­ба да яңа­лык­ла­ры­быз­ны, хис-ки­че­реш­лә­ре­без­не бү­ле­шеп яшик, дус­лар! Элем­тә­дә бу­лыйк!

Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва, «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы­ның баш мө­хәр­ри­ре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле сәгатьтә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уңышлар!

      • аватар

        Комеш Кынгырау

        0

        0

        Рәхмәт!