Мәскәүдә дә үз дөньябыз бар
Мәскәүгә укырга киткән Татарстан егет-кызларына ярдәм итәрлек урын бар - Мәскәүнең «Татарлар штабы».
Кичәге мәктәп укучылары бүген инде югары һәм һөнәри уку йортларына таралды. Кайсы-кая – һәркем уку йортын үз теләгеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып сайлагандыр. Һәм, иманым камил, Татарстандагы мәктәп-гимназияләрне тәмамлап, Мәскәүгә китүчеләр дә җитәрлек булгандыр. Мәскәү күз яшьләренә ышанмый дигәндәй, башкала тормышына күнегү Татарстан районнарыннан, йә кечкенә бер авылыннан килгән балага җиңел булмаска да мөмкин. Әмма дә ләкин... бар бит анда безнең татар егетләрен-кызларын сыендырырлык урын! Мәскәүнең «Татарлар штабы» рәисе Рөстәм Җамалиев белән без Россия башкаласында татар яшьләрен бергә җыю тәҗрибәсе турында сөйләштек.
– Рөстәм әфәнде, Татар штабының Мәскәүдә татар студентларын бергә җыюы турында яшьләрнең үзләреннән дә ишеткән бар. Максаты билгеле инде. Мине системасы кызыксындыра – ничек тормышка ашырыла бу?
– Безнең Мәскәүдәге егермеләп югары уку йортында татар җәмәгатьчелеге өчен җаваплы студентлар бар. Шулар аша.
– Һәм ел саен чама белән күпме беренче курс студенты штабка килеп кушылырга мөмкин?
– Уртача алганда, 700 ләп буладыр. Без алар белән сентябрь башларыннан шөгыльләнә башлыйбыз – атна саен «Яшьләр якшәмбесе»нә җыябыз. Һәм тагын бер мөһим үзенчәлек – 1-2 курслар аерым, олыракларны аерым җыела. Чөнки һәркайсының кызыксынулары үзгә.
Ә беренче курсларга килгәндә, менә күз алдына китереп карагыз әле, сезгә 18 яшь, ди, зур шәһәргә килеп урнаштыгыз, танышлар булырга да, булмаска да мөмкин. Һәм менә көннәрдән беркөнне сез штабка килеп эләгәсез. Бер көндә, әйтик, йөз кеше белән танышасыз. Аралашу мөмкинлеге бит инде бу, кайсылары дуслашып китеп, фатирга да бергә урнаша.
– Ә менә бу танышу кичәләре ничек оештырыла? Яшьләрне чакыру – әле бер хәл, аларны икенче мәртәбә дә килерлек итү – бөтенләй икенче бит.
– Беренче чиратта алар татар теленең Мәскәүдә дә булуын күрәләр. Һәм күпмедер дәрәҗәдә сискәнеп тә китәләр. Ә очрашуларның программаларын төрләндерергә тырышабыз инде. Тренинг формасын да кулланабыз. Татар теле, милләте турында сөйләшүләр дә була. Җыр-биюләр дә.
Тагын бер кызыклы юнәлеш бар әле – яшьләргә карьера үсешендә ярдәм итү. Әйтик, безнең Мәскәүдә медицина белән бәйле 4 уку йорты бар. Шуларда укучы татар студентларын җыеп, алар белән очрашуга татар профессорларын чакырабыз, алар студентларга үз тармакларында (әйтик, табиб буларак) карьера ясау мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Булачак эшмәкәрләр алдында чыгыш ясау өчен дә белгечләр чакырган бар, анда инде акча җыю, баю ысуллары турында сүз бара.
– Ә баю шулай мөһимме соң ул?
– Әлбәттә. Татар кешесе бай була икән, милләтенә матди яктан да ярдәм итә ала.
– Рөстәм әфәнде, штабка йөри башлагач кына татар телен өйрәндем, дип әйтүчеләр бармы?
– Өйрәндем, диючеләр бар микән, белмим, ә менә мин Мәскәүдә татарча күбрәк тә сөйләшә башладым әле, дигәннәрен ишеткән булды. Бездә тел өйрәтү буенча курслар эшләми, ә менә практика, ягъни татар телендә сөйләшү мөмкинлеге бар. Аннары татар теленә өйрәтә торган курслар интернетта да җитәрлек бит инде хәзер. Иң мөһиме – без теләк, милли үзаң уятырга тырышабыз.
– Интернет дигәннән – яшьләрне берләштерү өчен интернет алымнар да кулланасызмы?
– Әлбәттә, безне көненә 80 мең кеше карый. Интервьюлар, төрле чаралардан видеорепортажлар...
Бездә танышканнан соң, яшьләр үзләре дә аерым уку йортында милли кичәләр оештыра башлыйлар. Әле менә аулак өй оештырганнар. Бергә караокега барганнар. Анысына да сөенәбез.
Якташлар аерым да берләшергә мөмкин. Мәсәлән, Әлмәт лицееннан бик күп киләләр безгә. Үзләре генә дә 50 ләп алар.
– Рөстәм әфәнде, сез үзегез дә Татарстан мәктәпләрендә очрашуларда еш буласыз. Нәрсәләр сөйлисез?
– Татар балаларының хыяллары татар дөньясы белән, милләт белән бәйле булырга тиеш, дим. Хыялы режиссер булу икән, ул бер шәп татарча кинофильм төшерү турында уйларга тиеш, хыялы җыр сәнгате белән бәйле икән – татар җырын дөньяга таныту турында. Түбән Каманың бер мәктәбендә Табеевчылар хәрәкәтен башлап җибәрдек – бу хәрәкәтнең дә нигезендә шул ята.
– Мәскәүдәге татар штабы шушы көннәрдә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тәбрик итәбез, Рөстәм әфәнде! Уңышлар телибез!
Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев