Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Богдан Пискунов: «Мин бүген директор!»

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 16нчы саны. Беренче биттә - Чаллының «Адымнар» гимназиясендә 5нче сыйныфта укучы Богдан Пискунов.

Бер кызык хәл булды бит әле Богдан тормышында – ул бер көн йөк ташучы компанияләр төркеме директоры булып эшләп алды. Чаллының «Адымнар» гимназиясендә 5нче генә сыйныфта укып йөрүенә карамастан. Кызык бит! Иң кызыгы шунда – аңа бу мөмкинлекне Чаллы шәһәре Советы депутаты, эшмәкәр Руслан Нигъмәтуллин үзе тәкъдим иткән.

– Ничек соң, ошадымы? – дип сораштык без Богданнан.

– Ничек ошамасын инде! – дип җавап бирде ул.

– Синең «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» проектында катнашканыңны беләбез. Ә менә Руслан Нигъмәтуллинның игътибарын ничек җәлеп иттең икән?

– Руслан Рависович безнең остазыбыз булды. Дәрестә бик актив катнашып, Руслан абыйга төрле сораулар биреп, кызыксынучанлыгым белән игътибарын җәлеп иткәнмендер дип уйлыйм.

– Һәм менә син – компания директоры! Сөйлә әле шул көн турында!

– Мин «эш»кә ак күлмәк, костюм киеп бардым. Киеменә карап каршы алалар, диләр бит. Компаниядә миңа бик ошады. Анда дустанә мөнәсәбәт. Һәр җомгада коллектив белән ниндидер чарада катнашалар. Мине бик җылы каршы алдылар.

– Директор буларак, нинди карарлар кабул итәргә туры килде  инде сиңа?

– Эшчеләрдән аттестация сораулары алуда катнаштым. Аттестация нәтиҗәләре буенча карар кабул иттем. Эшчеләргә премияләр бирергә дигән боерыкка да кул куйдым әле. Һәм карар кабул итүнең җиңел генә түгел икәнен белдем.

– Компания директоры нинди булырга тиеш, синеңчә?

– Руслан Рависович кебек: таләпчән дә, шул ук вакытта гади дә.

– Ул бизнес серләре белән бүлештеме соң?

– Әйе. Үзенең ничек бизнес башлавы, нәрсәләргә игьтибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.

– Һәм нәрсәләргә игьтибар итәргә кирәк, диде?

– Беренче керем керү белән күпләр хата ясый икән – яңа машина ала, өй төзи, кыскасы, акчаны туздыра башлый икән. Болай итәргә ярамый. Бар да чутлы булырга тиеш. Айлык керем күпме, нинди чыгымнар көтелә, барсын да санарга кирәк.

Руслан абый, мәсәлән, абыйсыннан калган велосипедны ремонтлап сата һәм саткан акчага тагын ике ватык велосипед сатып ала. Аларны да ремонтлап сата.  Шулай бизнеска кереп китә.

– Ә синең бизнес белән шөгыльләнеп караганың бармы әле? Бизнес-проектың нидән гыйбарәт булырга мөмкин?

– Бизнес-проект уйлап куйдым инде. Тай-дай дигән ысул белән ак футболкаларга рәсем төшерү булачак ул. Һәр футболкадагы рәсем кабатланмас, уникаль булачак. Мондый футболкалар малайлар-кызлар арасында бик популяр бит. Уникаль рәсемле футболкалар сату буенча интернет магазин ачу – иң зур теләгем шул. Һәм шушы ысул буенча мастер-класслар да уздырырга исәплим.

Ә моңа кадәр минем интернет уен сайтларында аккаунтлар ясап сатканым булды, конфетлар да сатып карадым. Шундый кызыксынуларым булганын күреп, әнием «Эшмәкәрлек фабрикасын»нда катнашырга тәкъдим итте дә инде.

– Богдан, киләчәктә кем булырга телисең дип сорап торыйк микән инде синнән? 

– Сорамыйча да әйтәм – һичшиксез, эшмәкәр булачакмын!

Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев