Кыш Бабай белән Кар Кызына ияреп...
Ачык ишек

Кыш Бабай белән Кар Кызына ияреп...

Менә шулай итеп Кыш Бабай белән Кар кызына ияреп йөрдек әле быел да.

«Көмеш кыңгырау»ның традицион акциясе инде бу - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа ел бүләкләре өләшү.

Безгә спонсорлар да кушылгач (шәхси эшмәкәр Шәрипов Салават Ринат улыннан - подписка, Мамадыш якташлары җәмгыяте җитәкчесе Фәттахов Рөстәм Рафис улыннан - бүләк), бөтенләй күбәү булдык. Күңелгә рәхәәәт...

Калмия авылыннан Галиәхмәтов Адельне, Чаллыдан Гыйльфанов Әмирне һәм Шәрипов Тимурны сөендәрде Кыш Бабай белән Кар Кызы.

Ихсанов Фәнис Әнис улы фотолары.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев