Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көмеш кыңгырау» яңа 2023 елга зур, ышанычлы команда белән керде!

«Көмеш кыңгырау» 2023 елга уңай күрсәткечләр, димәк яхшы кәеф белән керде. Иң сөенечле яңалыгыбыз – агымдагы елга газетабызның да, социаль челтәрләребезнең дә әбунәчеләре артты.

Яңа елны башладык, дуслар! Аллага шөкер, «Көмеш кыңгырау» 2023 елга уңай күрсәткечләр, димәк яхшы кәеф белән керде. Иң сөенечле яңалыгыбыз – агымдагы елга газетабызның да, социаль челтәрләребезнең дә әбунәчеләре артты. 

«Көмеш кыңгырау» Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар бәйгесендә грант отты. 

Ә газетаның рәсми сайты һәм «Вконтакте» социаль челтәре «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм интернет-бәйгесендә җиңү яулады. 

Иң мөһиме исә – «Көмеш кыңгырау» республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче бик күп малайлар-кызларны үз тирәсенә берләштерә алды. Алар бүген инде газета белән генә түгел, үзара да аралашып, хәбәрләшеп, бер-берсе белән кызыксынып яшиләр. 

Алай гына да түгел, «Көмеш кыңгырау» бик күпләрне иҗатка (нәкъ менә татарча иҗатка) җәлеп иткәндер, дип ышанасы килә безнең. Безгә электрон почта, ватсап аша килгән бик күп кызыклы язмалар, сокланып укырлык шигырь, хикәя, әкиятләр шул хакта сөйли бит.

Кыскасы, газетабыз Яңа елга да зур, ышанычлы команда – ягъни сезнең белән белән килеп керде, кадерле дуслар! Һәрвакыт бергә булыйк!

Ризидә Гасыймова, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев