«Көмеш кыңгырау» ул татарча сөйләшү дигән сүз!
Балалар-яшүсмерләр белән эшләү – кызык инде ул. Укытучы булмасам да, беләм. Хәер, без, балалар матбугатында эшләүчеләр, укытучылардан киммени соң инде?
Балалар-яшүсмерләр белән эшләү – кызык инде ул. Укытучы булмасам да, беләм. Хәер, без, балалар матбугатында эшләүчеләр, укытучылардан киммени соң инде? Ел дәвамында йөзләгән бала белән элемтә тотарга туры килә бит. Кайсыннан – ниндидер уңышы, җиңүе уңаеннан интервью аласың, кайсының шигырь-хикәяләрен, журналистик язмаларын укып сөенәсең... Язмый торсалар, «югалсалар» – юксынасың, элемтәгә чыгу, тагын «уятып җибәрү» юлларын эзли башлыйсың. Кызыклы сораулар эзләп табып, газетага шундый язма кирәк иде, син генә яза аласың инде аны ди-ди, ихлас мактау сүзләрен кызганмыйча «заказ бирәсең».
Һәм, Аллага шөкер, язалар да бит безнең балалар! Ничек кенә язалар әле! Аларның татар теле дәресе өчен түгел, болай гына, үз теләкләре белән татарча фикер йөртергә, матур-матур җөмләләр төзергә тырышуларын күреп, ничек сөенмисең инде!
Сөенү, дигәннән – шулай бервакыт «Көмеш кыңгырау»ның электрон адресына Арчада яшәүче бер кыз баладан хат килеп төште. Бала язмаларын без, гадәттә, фотосурәт белән бирәбез – бу юлы да мәктәп аша авторның фотосын юллый башладык. Алар элемтәгә керү өчен әнисенең телефонын бирделәр, ә әнисе белән ватсап аша языша башлагач ук күңел төште дә китте инде: безнең татарча сорауларга да рус телендә җавап бирде әни кеше. Әнисе дә татарча белмәгәндә, баланың татар газетасына хат язуы мөмкин хәл микән ул? Мөмкин түгел, диярсез инде сез. Мин дә шулай дип уйлаган идем. Әмма ялгышканмын. Татарчасы бик әйбәт булмаса да, мәкалә арты мәкалә язып, тора-бара «Көмеш кыңгырау»ның актив хәбәрчесенә дә әйләнеп куйды әле ул Арча кызы!
Гомумән, балалар шаккаттыра бит инде алар. Беренче чиратта бик тә төрле булулары белән. Без, өлкәннәр, балаларның барысын да бер калыпка салырга яратабыз: китап укымыйлар, компьютер уеннарыннан башка берни белән дә кызыксынмыйлар, дибез.
Әмма алар турында язма әзерли башлагач, исләр китә: берәүләре җыр-бию, нәфис сүз, һәртөрле олимпиадалар белән йөзләгән диплом җыйган була (безнең яшь хәбәрчебез – Яңа Чишмә районы кызы Фирүзә Ибраһимова (аның шәхси блогы да бар►Фирүзә блогы) узган ел ук йөзенче дипломын алды инде), икенчеләре спорт дөньясына чумып, буш вакытның ни икәнен дә оныта. Өченчеләре, үзенчәлекле мавыгулар уйлап табып, «Лучше всех» тапшыруына кадәр барып җитә.
Әле бу көннәрдә Чаллы егете Азамат Забихуллин турында язма әзерләп йөрибез – өендә кырмыскалар тота икән. Кырмыскалар турында сәгатьләр буе да сөйләргә әзер үзе!
Мамадыштан Әмир Фәрхуллин исемле егетебез бар: аның шигырьләре инде хәзер – 14 яшендә үк фәлсәфи мәгънәләр белән тулы (Әмирнең шәхси блогы).
Әнвәр Мөхетдинов безгә Арча хәбәрләрен язып тора: йә «Нур» телестудиясе белән кино төшерәләр, йә яңа тапшыру башлап җибәрәләр алар...
«Бала-чага хәзер гәҗит укымый» дияргә яратабыз бит инде без, әйеме? Тик нәрсә кызык, әйдә, газетага языйк әле синең турында дисәң, бер генә баланың да (хәтта 10-11нче сыйныфка җиткәненең дә) баш тартканы, и-и, нигә кирәк соң ул миңа, дигәне юк. Димәк, газета-журналларны балалар тормышыннан «читкә алып куярга» без (әти-әниләр) үзебез ашыгабыз булып чыга. Ә менә өйгә газета яздыручылар һәм: «Кызым, улым, син дә үз фикерләреңне язып кара әле, синең яшьтәшләрең яза икән бит монда», – диючеләр, балаларын татар матбугатына, әдәбиятына-мәдәниятенә якынайтырга тырышучылар безнең арада, ни кызганыч, бик тә, бик тә аздыр...
Үземнән чыгып әйтәм – иртәме-соңмы дигәндәй, берзаманны балаларыңның, оныкларыңның татарча сөйләшүләре бик тә мөһимгә әйләнә икән ул. Менә шул чагында ирексездән: «Булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаландыммы соң мин?», дип уйлый башлыйсың.
Бүген татар дөньясында балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар булу – менә шул мөмкинлекләрнең берсе бит инде ул, җәмәгать! Балалар өчен татар мохите тудырыйк, дисәгез, «Көмеш кыңгырау» сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер!
Подписка тәмамланып килә, газетага язылу өчен нибары бер ай вакыт калды. «Көмеш кыңгырау»ның индексы – П2370, ярты елга язылу бәясе – 521.88 сум. 6-16 декабрь көннәрендә безнең газетага ташламалы бәядән – 485,88 сумнан да язылып була. «Көмеш кыңгырау» оныкларыгызга Яңа ел бүләге булсын!
Газтага онлайн язылу мөмкинлеге дә бар►https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2370
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев