Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Камилә Ганиева: «Мин һәрвакыт алдагы көнгә план төзи идем»

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбен тәмамлаган Камилә Ганиева химиядән Бердәм Дәүләт Имтиханын 100 баллга биргән.

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбен тәмамлаган Камилә Ганиева химиядән Бердәм Дәүләт Имтиханын 100 баллга биргән. Дөрес булса, районда әле моңарчы химия буенча 100 баллы кеше булмаган, диләр.

Шуңа күрә Камилә белән танышасыбыз һәм сезне дә таныштырасыбыз килде дә инде безнең! Химия кадәр химиядән имтиханны иң югары баллга ничек итеп биреп була икән ул, әйеме? Гап-гади авыл мәктәбендә укып бит әле! Камиләдән дә шуны сорадык инде без:
— Имтиханга ничек әзерләндең? 100 баллга бирүнең сере нидә? — дидек. 
— Мин алдагы көнгә һәрвакыт план төзи идем. Бу миңа үземнең күпме эшләгәнемне һәм күпме эшлисе калганын контрольдә тотарга һәм һәр биремне вакытында башкарырга ярдәм итте.
— Имтиханнар — рус телендә, ә син, нигездә, татар телле. Кыенлык сиздеңме?
— Юк, бердән, теманы беләсең икән, ике телдә дә сөйләп буладыр, дип уйлыйм. Аннары без 10-11нче сыйныфларда теманы рус телендә өйрәндек бит. Һәм укытучым Энҗе апа Латыйпова белән алдан ук та имтиханнарга рус телендә әзерләнә башлаган идек.
— Имтиханны 100 балга бирү өчен мәктәп программасы гына җитмидер?
— Җитмидер, әмма программаны белү бик кирәк. Ул бит нигез. Билгеле, күпмедер өстәмә шөгыльләнергә дә туры килде. Умскул онлайн мәктәбенең дә роле зур булгандыр. Анда сентябрь аеннан укый башладым. Атнасына 3-4 дәрес, һәр дәрестә өй эше бирелә. Имтиханга 10 көн кала көн саен 6-7әр сәгать укыдык, үткән темаларның барысын да искә төшереп чыктык. Әлбәттә, мондый уку форматында бөтен нәрсә үзеңнән тора, шуңа күрә приоритетларны дөрес билгеләү кирәк.
— Өч имтиханнан ничә балл җыйдың инде?
— 280.
— Һәм бу шәп нәтиҗә белән нишләргә җыенасың? Документларыңны кайларга тапшырдың? Син безгә кирәк дип үзләре чакырып торган уку йортлары бармы?
— Алай чакырып торучы юк. Казанга яисә Ижау шәһәренә медицина университетына керергә җыенам. 
— Камилә, синең Бердәм Дәүләт Имтиханнарына мөнәсәбәтең ничек? Ул ысул бетәчәк икән, традицион имтиханнарны кайтачакбыз дигән сүзләр йөри бит. 
— Традицион имтихан турында берни әйтә алмыйм. Ә БДИдан куркырга кирәкми, әзерләнергә кирәк. 

Камиләнең бу зур уңышы турында Исәнбай мәктәбенең химия укытучысы Энҗе Флүс кызы Латыйпова белән дә сөйләшеп алдык. 

— Камилә — бик үҗәт кыз ул безнең, — диде ул. — Химия аңа җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Тик ул дәреснең темасын аңламый торып мәктәптән кайтып китмәде. Табиб булам, медицина университетына, бюджетка керәм, дип максат куйган иде, максатына иреште дип уйлыйбыз. Һәм, гомумән, безнең укучылар арасында имтихан өчен химия фәнен сайлаучылар да, югары уку йортларына керүчеләр дә бик күп. Соңгы елларда «Точка роста» (Үсеш ноктасы) программасы буенча химия кабинетына заманча җиһазлар кайтты — бу да уңай роль уйныйдыр, дип уйлыйм. 

Быел Исәнбай мәктәбен 4 укучы тәмамлаган. Барысы да уңышлы, икесе хәтта алтын медальгә. Афәрин!


Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев