Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айгиз Баймөхәммәтов: «Мин ятимлек турында сөйләргә тиеш идем!»

Танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтов белән әңгәмә. Яшүсмерләр әдәбияты нинди булырга тиеш, укучы күңелен кузгатырлык әсәрләрне ничек язарга – Айгиз белән без шулар хакында сөйләштек.

«Калдырма, әнкәй!» – башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов татар укучысына шушы әсәре белән килеп керде. Әсәрнең әдәбият дөньясында вакыйга итеп кабул ителүе гаҗәп түгел – балалар йорты, ятимнәр тормышы турында турында язучылар бик аз. Һәм китапның үзенчәлеге тагын шунда да – яшүсмерләр өчен, яшүсмерләр теле белән язылган әсәрләрнең берсе ул.

Хәер, язучының башка әсәрләре дә («Әкиятсез балачак», «Урам малайлары», «Нахак») нәкъ менә яшүсмерләргә адресланган. Яшүсмерләр әдәбияты нинди булырга тиеш, укучы күңелен кузгатырлык әсәрләрне ничек язарга – Айгиз белән без шулар хакында сөйләштек.

 

Балалар әти-әниләренең кадерен белсен өчен

 

– Айгиз, иң элек, сиңа язучы буларак уңыш китергән «Калдырма, әнкәй» повесте турында сөйләшик әле. Бу әсәр автобиографик – әтиегез, әниегез бик яшьли үлеп, сез җиде бала ятим калгансыз һәм балалар йортына эләккәнсез.

Балалар йортында вакытта андагы кырыс тәртипләр турында һәм ятимлек ачысы турында: «Мин бу хакта башкаларга да сөйләячәкмен әле», дип уйлаганың бар идеме? Башкорт дәүләт университетына укырга керүең дә, журналист һөнәрен сайлавың да шуны күздә тотып булмадымы?

– Минем тәүге китабым «Калдырма, әсәй» (башкорт телендә) 2012 елда язылды. Повесть түгел, башта хикәя булып туды ул. Минем «Башкортостан» газетасында, әдәби бүлектә эшләгән вакытым иде. Махсус 8 март бәйрәменә ятим малайның төштә үлгән әсәе (әнисе) белән очрашуы хакында хикәя яздым. Ул укучыларда кызыксыну уятты, дәвамын сорадылар. Һәм дәвамы булып повесть язылды. Анда, чыннан да, минем үз тормышым, үз кичерешләрем. Үземне көчләп язмадым, җиңел язылды. Ягъни мин бу турыда дөньяга сөйләргә тиеш идем. Авыр истәлекләр белән бүлешер өчен дә, кемнәндер үч алу өчен дә түгел, балалар, яшүсмерләр әти-әниләренең кадерен белсен өчен кирәк иде бу.

Ә минем күңелдә инде беркемгә дә үпкә хисе юк. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм! Чөнки кеше үч саклап йөрергә тиеш түгел. Үч кешене корт кебек ашый бит ул.

 

Үз тормышыңны язу өчен кыюлык кирәк

 

Безне кечкенәдән өлкәннәрне ихтирам итәргә кирәк дип өйрәтәләр. Ә син тасвирлаган өлкәннәр арасында ихтирамга лаек булмаганнар да бар. Өлкәннәрнең ялгышларын, кимчелекләрен тасвирлау кыен булмадымы?

– Бу әсәрне язганда миңа зур кыюлык кирәк булды. Үзең белән булганнарны ачыктан-ачык язу өчен, чыннан да, кыюлык кирәк икән ул. Дөресен язган өчен миңа беркем дә рәхмәт әйтмәячәген дә аңлый идем мин. Шулай да чынбарлык өскә калкып чыгарга тиеш дип санадым. Уңай геройларның протатиплары рәхмәт әйттеләр. Тискәре геройлар да дәгъваларын белдерделәр. Исемнәре язылмаган иде бит, димәк, үзләрен таныганнар. Иң мөһиме, әсәр күпләргә уңай йогынты ясады. «Сезнең повестьне укыгач, ятимнәр йортыннан бала алдык», – дип хат язучы өлкәннәр дә, «Әниемне кочаклап еладым», дигән яшүсмерләр дә булды. Мондый хатлар әле дә килеп тора.

 

Мине өч мәртәбә гаиләгә алырга теләделәр. Тик...

 

Балалар йортында сине өч мәртәбә тәрбиягә алмакчы булганнар, ә син, туганнарыңнан аерылырга теләмичә, баш тарткансың. Сезнең арада бүген дә сакланамы туганчылыклы мөнәсәбәтләр?

– Мине өч тапкыр гаиләгә алырга теләгән иделәр. Берсе аеруча истә калган. Аларга бер малай гына кирәк иде. Ә балалар йортында минем сеңелләрем дә бар. Кыен булса да баш тартырга туры килде.

Азат агаем һәм Алсу апаем, кызганыч, инде дөньяда юк. Без һәрберебез өчен эчтән янып, кирәк чакта терәк булып яшибез. Әти-әниебез рухына корьән укытабыз. Туганнарыбызның юбилейларына җыелабыз.

– «Көмеш кыңгырау»ның яшь хәбәрчеләре арасында язучы булырга теләүчеләр дә бардыр. Язучылар, гадәттә, газета-журналларда эшлиләр. Ә менә синең язучылык белән генә тамак туйдырган чакларың да булды кебек. Мөмкинме бу?

– Укып чыккач, 5 ел «Башкортостан» газетасында эшләдем. Көне-төне эшләдем дисәм дә була – бихисап сәфәрләр, бик күп әңгәмәләр... Минем өчен зур тәҗрибә булды ул. Китаплар чыккач, спектакльләр куела башлагач, гонорарга яшәү мөмкинлеге туды. 4 ел буе сәфәрләрдә, очрашуларда йөрдем. «Шоңкар» журналына редактор булырга тәкъдим булгач, килдем. Беркайда эшләмичә яши ала язучы, тик моның өчен бик күп иҗат итәргә кирәк. Һәм иң мөһиме – сине укырга тиешләр. Әсәрең кешегә көтеп алынган булмаса, керем дә алып булмаячак.

Хәзер, билгеле, иҗатка вакыт җитми. Иҗат икәндә кеше акча турында уйларга тиеш түгел. Бу – күңел таләбе.

 

Яшүсмерләр өчен бик аз иҗат итәләр

 

Яшь булуыңа карамастан, син инде бик күп бүләкләргә, дәрәҗәле исемнәргә лаек булган язучы. Шул исемнәрнең, бүләкләрнең синең өчен иң зурысы, кадерлесе – кайсы?

– Дәрәҗәгә килгәндә... Авыр сорау. Миңа 25 яшемдә Шәйехзада Бабич исемендәге дәүләт премиясен бирделәр. Бу премиягә 48 кеше дәгъва итә иде, өч кешегә бирделәр. Бу минем өчен зур дәрәҗә булды, медален күпмедер вакыт горурлык белән күкрәгемә тагып йөрдем.

Әмма язучы өчен иң зур горурлык, иң зур дәрәҗә – ул китапларының укылуы. Кайсы гына республикага барсам да, әсәремне укыган, үземне үз иткән укучылар бар. Һәм алар яңа әсәрләр көтәләр.

Татар телендә дә өч китабым чыкты. «Калдырма әнкәй», «Әкиятсез балачак»  һәм «Нахак» әсәрләре. «Нахак»та – шулай ук яшүсмерләр темасы. Бер малайны нахакка ялган акча бирүдә гаеплиләр. Кешеләрне социаль чыгышына карап бүләргә ярамый дигән фикер үткәрәсем килде минем.

Мин күбрәк яшүсмерләр өчен язам. Яшерен-батырын түгел, бүген яшүсмерләр өчен (балалар өчен бераз бар әле ул) бик аз иҗат итәләр дип саныйм.

– Ә яшүсмерләр әдәбияты нинди булырга тиеш, синеңчә?

– Аларны кызыксындырган темага һәм алар телендә язылган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев