Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Га­ли Акыш» – ул имидж!

Чал­лы­ның Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей-ин­тер­на­ты 25 ел­лык юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те.

Чал­лы­ның Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей-ин­тер­на­ты 25 ел­лык юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Ул көн­не ли­цей­га ки­лү­че­ләр бәй­рәм ру­хын сиз­ми кал­ма­ган­дыр: кыз­лар – кал­фак­лар­дан, ма­лай­лар­да – тү­бә­тәй, үз­лә­ре шат кү­ңел­ле. Без­не, «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы кол­лек­ти­вын Га­ли Акыш­лар бәй­рәм­гә мах­сус ча­кыр­ган­нар иде. Ли­цей укы­ту­чы­ла­рын һәм янып тор­ган ма­лай­лар­ны-кыз­лар­ны юби­лей бе­лән тәб­рик­лә­дек, алар без­гә ли­цей та­ри­хы һәм бү­ген­ге кы­зык­лы про­ект­лар­га бай тор­мыш­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де. Бәй­рәм ир­түк акт­лар за­лын­да тан­та­на бе­лән баш­ла­нып кит­те дә, кө­не буе җыр-би­ю­ләр, кы­зык­лы уен­нар бе­лән дә­вам ит­те.

Бу уку йор­тын Чал­лы­да «Га­ли Акыш» дип ке­нә йөр­тә­ләр. Шу­лай аң­ла­еш­лы­рак, чөн­ки. Шун­дук аның сү­рел­мәс имид­жын ис­кә тө­ше­рә – ма­лай­лар­да-кыз­лар­да мил­ли рух тәр­би­я­ли тор­ган ли­цей бу! 84нче ли­цей-ин­тер­нат­ны тә­мам­лап чык­кан ба­ла­лар та­тар бу­лу­ла­рын бер­кай­чан да оныт­мый! Иң зур үзен­чә­ле­ген дә әй­тик әле – би­ре­дә бө­тен рес­пуб­ли­ка­дан җы­ел­ган уку­чы­лар укый.

Та­ри­хы­на кил­сәк, аны оеш­ты­ру­чы­лар­ның, дө­рес­рә­ге ини­ци­а­тор­лар­ның бер­се – Төр­ки­я­дә яшә­гән жур­на­лист, кү­ре­нек­ле та­тар зы­я­лы­сы Га­ли Акыш бу­ла. 1997 ел­ның 1нче сен­тяб­рен­дә та­тар зы­я­лы­ла­ры әзер­ли тор­ган уку йор­ты бу­ла­рак ачы­ла ул. Тан­та­на­га Га­ли Акыш үзе дә ки­лә.

 – Уку­чы­ла­ры­быз 300ләп ке­нә иде әле, – дип ис­кә ала ли­цей ачыл­ган­нан бир­ле эш­ләү­че (хә­зер тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча ди­рек­тор урын­ба­са­ры) Рәм­зия Рәх­мәт кы­зы За­ки­ро­ва. – Би­на­да әле һа­ман ре­монт ба­ра иде, шу­ңа кү­рә кы­ен­лык­лар да бул­ды, бил­ге­ле – аш­ха­нә­гә 24нче мәк­тәп­кә йө­рер­гә ту­ры кил­де, кай­бер дә­рес­ләр 16нчы мәктәптә үткәрелде. Әм­ма ни­чек ке­нә бул­ма­сын, ли­цей аяк­ка бас­ты. Икъ­ти­сад, жур­на­лис­ти­ка һәм юрист­лар әзер­ләү дип, бе­лем би­рү­нең төп өч юнә­ле­ше бил­ге­лән­де.

Та­тар те­лен бел­мә­гән­нәр – өй­рә­нә!

Ли­цей ди­рек­то­ры Ил­дар Мәх­мүт улы Ярул­лин тәкъ­ди­ме бе­лән би­ре­дә «Ил­һам» га­зе­та­сы чы­га баш­лый. Мөхәррире – Гүзәлия Фәлләх кызы Сәрвәрова була. Һәм ул дис­тә ел­лар буе мәк­тәп га­зе­та­ла­ры ара­сын­да бе­рен­че урын­нар­ны алып ки­лә. Иң мө­һи­ме, әл­бәт­тә, мил­ли тәр­бия – би­ре­дә бәй­рәм ча­ра­ла­ры та­тар те­лен­дә уза, мил­ләт та­ри­хын, тра­ди­ци­я­ләр­не өй­рә­нү­гә зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Та­тар те­лен бө­тен­ләй бел­ми кил­гән ма­лай­лар-кыз­лар да ли­цей­ны тә­мам­лап чык­кан­да та­тар тел­ле һәм мил­ли рух­лы бу­ла­лар.

– Рөс­тәм Га­таул­лин, Ра­яз Гыйль­ма­нов, Альфред Бадгиев, Вадим Әкрамов, Ил­наз Ги­ни­я­тул­лин­нар бе­лән бү­ген дә хә­бәр­лә­шеп то­ра­быз, – дип сөй­ли Рәм­зия ха­ным, – Ра­мил За­ки­ров, Артур Мау­зер (Ар­тур Гый­ни­я­тул­лин), Ту­фан Има­мет­ди­нов ке­бек та­тар сән­га­те­нә өлеш кер­тү­че­лә­ре­без дә күп.

Ли­цей-ин­тер­нат бе­лән төр­ле ва­кыт­лар­да Ра­иф Кә­ри­мул­ла улы Зин­нә­тул­лин, Ша­мил Рә­кыйп улы За­ки­ров­лар да җи­тәк­че­лек итә. Һәр­кай­сы кы­зык­лы яңа­лык­лар-үз­гә­реш­ләр алып ки­лә, әм­ма бер­се дә ли­цей­ның асы­лын үз­гәрт­ми – ул та­тар зы­я­лы­ла­ры әзер­ләү­че уку йор­ты бу­лып ка­ла. 2019 ел­дан 84нче ли­цей-ин­тер­нат бе­лән Фир­дү­сә Фә­нә­ви­сов­на Әю­по­ва җи­тәк­че­лек итә.

Яңа про­ект – ин­же­нер­лар сый­ны­фы

– Ли­цей-ин­тер­нат бу­лу­ы­быз – мө­га­ен, иң зур үзен­чә­ле­ге­без­дер, – дип сөй­ли уку йор­ты­ның ди­рек­то­ры Фир­дү­сә Фә­нә­ви­сов­на Әю­по­ва. – Без­дә Чал­лы ба­ла­ла­ры гы­на тү­гел, Ак­та­ныш, Әгер­җе, Мин­зә­лә, Са­ба, Ту­кай ра­йон­на­рын­нан ки­лү­че­ләр дә бар.



Бү­ген­ге ли­цей­лы­лар алар шу­лай ук ак­тив­лар ин­де – «Ша­ян ТВ» ка­на­лын­да бар­ган «Там­чы-шоу» прог­рам­ма­сын­да да җи­ңү яу­ла­ган­нар, Ка­зан­да «А­кыл-фест» фо­ру­мын­да кат­наш­кан­нар. Мәк­тәп­нең «Ша­ян­нар-тап­кыр­лар ко­ман­да­сы» да бик ак­тив эш­ли икән.

Шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек – бы­ел ли­цей­да тех­ник юнә­леш­не яңа про­ект­лар эш­ли баш­ла­ган. Әй­тик, «КАМАЗ» ­ның фән­ни-тех­ник үзә­ге бе­лән элем­тә­ләр ур­наш­ты­рыл­ган. Ка­зан ави­а­ция инс­ти­ту­ты бе­лән бер­лек­тә ин­же­нер­лар клас­сы ачыл­ган. Ижау ме­ди­ци­на ака­де­ми­я­се бе­лән элем­тә­дә эш­ли тор­ган ме­ди­ци­на юнә­леш­ле сый­ныф та эшен дә­вам итә. Ли­цей­ны тә­мам­лап, төр­ле тар­мак­лар­да эш­ләү­че егет­ләр-кыз­лар бе­лән оч­ра­шу­лар да уку­чы­лар­га һө­нәр сай­лар­га яр­дәм итү өчен оеш­ты­ры­ла.

Ин­тер­нат­та яшәү­че­ләр өчен «Мәк­тәп эчен­дә мәк­тәп» про­ек­тын баш­лап җи­бә­рер­гә уй­лый­лар. Чал­лы язу­чы­лар бүлеге бе­лән бер­лек­тә иҗат итәр­гә яра­ту­чы ба­ла­лар өчен әдә­би оч­ра­шу­лар, он­лайн ос­та­лык дә­рес­лә­ре үт­кә­рү план­лаш­ты­ры­ла.

Бо­лар­ның ба­ры­сын да баш­ка­рып чы­гу өчен, әл­бәт­тә, бер­дәм кол­лек­тив ки­рәк.

– Ты­рыш, үз эшен яра­тып баш­ка­ру­чы укы­ту­чы­лар җы­ел­ган без­гә, – дип сөй­ли Фир­дү­сә ха­ным.

Кай­бер­се ли­цей ачыл­ган ел­лар­дан бир­ле эш­ли икән.

Ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чылары Лю­ция Мин­нәх­мәт кы­зы Шә­ях­мә­то­ва, Римма Ирек кызы Ярочкина, Фоат Бәдгыйтдин улы Бәдретдинов, мә­сә­лән. Та­тар те­ле укы­ту­чы­ла­ры Әни­сә Ән­вәр кы­зы Әми­но­ва, Ро­за­лия Сә­гыйть кы­зы Ша­ки­ро­ва­лар да ли­цей­га бө­тен хез­мәт го­ме­рен ба­гыш­ла­ган­нар.

«Без, та­тар те­ле укы­ту­чы­ла­ры ба­ла­лар­ны иҗат­ка тар­тыр­га ты­ры­ша­быз, – дип сөй­ли Ро­за­лия ха­ным. – Әни­сә ха­ным да шу­лай эш­ли, мин дә». Нә­ти­җә күз ал­дын­да – уку­чы­ла­ры дә­рес­ләр­дә мәш ки­леп ши­гырь яза бү­ген! Без ки­леп кер­гәч тә, ма­лай­лар-кыз­лар дәф­тәр­лә­рен кү­тә­реп ки­леп җит­те­ләр – бө­тен өс­тәл өс­те ши­гырь бе­лән тул­ды! Ни­чек сө­ен­ми­сең!

Ли­цей уку­чы­ла­ры «Кө­меш кың­гы­рау» бе­лән ак­тив хез­мәт­тәш­лек итә. Алия Вә­ли­е­ва мәк­тәп пси­хо­ло­гы Илү­зә Әми­но­ва бе­лән яшүс­мер­ләр­не бор­чы­ган те­ма­лар­га әң­гә­мә ко­ра. Язи­лә Гә­рә­е­ва исә без­гә мәк­тәп яңа­лык­ла­рын хә­бәр итеп то­ра. Афә­рин!

«А­пам да мон­да укы­ган, абы­ем да мон­да укы­ган...»

Бәй­рәм уңа­ен­нан без ба­ла­лар ара­сын­да со­раш­ты­ру да үт­кә­реп ал­дык. «Ни өчен нәкъ ме­нә шу­шы ли­цей­ны сай­ла­дың?» ди­гән со­рау­га ма­лай­лар-кыз­лар­ның бер өле­ше «Мон­да та­тар­ча укы­та­лар» дип, икен­че­лә­ре: «А­бы­ем, апам да мон­да укы­ган» дип җа­вап бир­де.

Бәй­рәм би­зә­ге – 25 са­ны яны­на бас­ты­рып фо­то­га да тө­шер­дек, бер­гә­ләп ши­гырь­ләр дә язып ка­ра­дык – мәш кил­дек ин­де. Кыс­ка­сы, рә­хәт бул­ды! Ли­цей та­гын 10-20 ел­дан да үз­гәр­мә­сен, тәр­тип-ка­гый­дә­лә­ре, ру­хи дөнь­я­сы бе­лән без­не­ке бу­лып кал­сын иде!

Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.


Сораштыруда катнашкан укучылар: Гайшә Шакирова 5А, Риваль Гатин 6А, Самир Исангулов 6А, Диләрә Хусаинова 6А, Данис Кириллов 6А, Рамазан Нурлыев 6Б, Ләйлә Закирова 6Б, Эльвина Гарипова 6Б, Руслан Тарасов 6А, Рияз Ибрагимов 5А.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда ачыл­ган ел­лар­дан бир­ле эш­ләгән укытучылар:

Аминова А.А.

Бадрутдинов Ф.В.

Даниленко Г.А.

Сарварова Г.Ф.

Шакирова Р.С.

Шаяхметова Л.М.

Ярочкина Р.И.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев