Айдар Гарифуллин: «Укучыларым мине еш гаҗәпләндерә»
Татар мәктәбе нинди булырга тиеш? Татар телендә белем бирә торган, дияр кемдер. Кемдер милли тәрбияне искә төшерер. Ә мин үзем бер генә сүз белән җавап бирер идем – заманча!
Әйе-әйе, татар мәктәбе безне кызыктырырлык дәрәҗәдә заманча булырга тиеш ул! Һәм укыту алымнары белән генә түгел, җиһазланышы, технологик мөмкинлекләре-шартлары белән дә. Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе директоры Айдар Гарифуллин белән дә без шул хакта сөйләшеп утырдык:
– Айдар Хәкимҗанович, уйлап карыйк әле, 2нче гимназияне «Көмеш кыңгырау» укучыларына ничек итеп тәкъдим итеп булыр иде икән? Мин балаларны-яшүсмерләрне күздә тотам, әти-әниләрне түгел...
– Бездә өйдәге кебек тыныч мохит дип, һәрберегезне аңларга тырышучы һәм сезне иҗат, спорт, интеллектуаль юнәлешләрдә үстерү өчен бөтен шартларны тудыручы уку йорты, дип...
– Төгәлрәк әйтсәк...
– Бездә вокаль-инструменталь ансамбльләр генә дә өчәү: «Ике яр», «Абау», «Мизаж». «Мизаж» төркеме (Кәеф дип тәрҗемә ителә инде ул) әле бу атнада гына «Бикафест» фестиваленә барып, җиңү яулап кайтты. Чаллы драма театры белән берлектә «Тылсым» театр түгәрәге эшләп килә. Гел призлы урыннар яулап килә торган татарча КВН командабыз бар. Бездә 13нче сәнгать мәктәбенең филиалы урнашкан...
– Аеруча кызыклары?
– Робот техникасы түгәрәге оештырдык – үзебездә мультфильмнар ясыйбыз. Әле яңа гына Факил абый Сафин әкиятләрен файдаланып, мультифестлар бәйгесе өчен мультфильм әзерләдек.
«Джигит-авто» түгәрәге өчен гаражда чып-чын автомобиль алып куйдык. Сүтәбез, җыябыз: малайлар белән эчке төзелешен өйрәнәбез.
Тагын татарча шахмат түгәрәге бар – монысы Чаллыда бездә генәдер. Көрәш түгәрәгебез бик көчле – көрәшче егетләребез әле яңа гына да җиңү яулап кайттылар.
«Бизнес иртә» проекты эшләп китте – гимназиядә билгеле эшмәкәрләр белән очрашулар оештырабыз. Бу аеруча кирәк дип саныйм, чөнки безнең укыту системасында балаларга финанс белеме бирү каралмаган.
– Белем, дигәннән – татар мәктәпләрен хәзер татарча укытмауда гаепләүчеләр бар. Монда дөреслек тә бар бит инде бераз, әйеме. Менә сезнең гимназиядә татарча укыту җитәрлек дип саныйсызмы? Канәгатьме сез?
– Канәгать түгел. Һәм мин канәгать булырга тиеш тә түгел. Гомумән, без бу юнәлештә эшләүдән туктарга тиеш түгел, дип саныйм мин. Бүгенге көндә исә 1нче сыйныфтан 6нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәрне татарча укытабыз.
– Әти-әниләр математиканы татарча укытканга бик борчылмыйлармы соң?
– Юк. Гимназиянең элеккеге директоры Фирдүсә Әюповадан ук кереп калган тәртип – балаңны татар мәктәбенә укырга бирәсең икән, аның 6нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәрне дә татарча укуы белән килешергә кирәк. Монда бернинди проблема юк – шәһәрдә рус телендә белем бирүче мәктәпләр җитәрлек бит.
– Хәзер Чаллыда да күптелле «Адымнар» мәктәбе ачылды. Ул татар телен саклап калуның бердәнбер ысулы кебек тәкъдим ителә. Безнең 2нче гимназия дә шул юнәлештә үзгәрергә тиеш буламы?
– Мин алай дип уйламыйм. «Адымнар» күптеллелекне беренче урынга куя, без исә яшь буынны татар телендә һәм милли традицияләрдә тәрбияләүне максат итеп алабыз. Һәм шул ук вакытта чит телләргә дә игътибар зур. Безнең гимназия инглиз теленнән Халыкара имтихан бирү буенча база булып тора. Узган ел ике укучыбыз имтиханны уңышлы тапшырып, сертификат алуга иреште. Узган ел ике укучыбыз рус теленнән дәүләт имтиханын 100 балга тапшырды.
– Укучыларыгыз сезне еш гаҗәпләндерәме, Айдар Хәкимҗанович?
– Әйе. Без, өлкәннәр, аларның сәләт-мөмкинлекләрен бәяләп тә бетерә алмыйбыз бит. Шулай бервакыт гимназиядә ремонт тәмамлангач, татар блогерларын экскурсиягә чакырган идек. Шунда бер блогерны укучыларга 10 мең язылучысы бар, дип тәкъдим иттек. 5нче сыйныфта укучы бер малаебыз әйтә: «Ә минем – ди, – 50 мең подписчик җыйганым бар!»
Тагын шулай бервакыт иртән пекарняга керергә туры килде – прилавка артында үзебезнең укучы басып тора! Каникул вакытында әниләренә булышырга килгән икән. Рәхәт булып китте инде. Димәк, акча туздыручылар түгел, акыллы, тәрбияле, эшлекле балалар үстерәбез без!
– Айдар Хәкимҗанович, хәтта татар мәктәпләрендә дә (мин күбрәк шәһәр, район үзәкләрен күздә тотам) балалар-яшүсмерләр үзара рус телендә аралаша. Нигә алай икән?
– Белмим, безнекеләр ике телдә дә сөйләшә. Татар телен дә еш кулланалар, рус телен дә. Кайчан ничек уңайлы. Минем аларны гаеплисем дә килми – бу, ни әйтсәң дә, психология белән бәйле. Әнә татар яшьләре форумнары уздыралар – анда максатчан төстә татарча гына сөйләшәләр бит.
Без элек авылда «бер генә телле» булып үстек. Безнең балалар хәзер ике телне дә яхшы беләләр. Һәм бу аларның бездән өстенлеге.
Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев