Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Адымнар”да ниләр бар?

Алабугада быел гына ачылган «Адымнар» мәктәбе хикмәтләре һәм кызыклы укучылары белән танышыйк, әйдә.

Блогер булу җиңелме?

Алсу Мөхәммәтҗанова һәм Хәят Зиннәтова - “Адымнар” мәктәбенең йөзе. Алар Алабугада ачылган бу яңа мәктәп турында блог алып бара. “Мәктәпкә блогерлар кирәк, дип ишеткәч, кызыксындык. Үзебезне сынап карарга булдык. Хәзер мәктәбебез турында видеолар төшерәбез”, дип елмаялар кызлар.

Болай җиңел кебек тоелса да, блогер булу шактый авыр икән ул. Камераны яратырга, тырыш һәм һәрчак шат кәефле булырга кирәк. Ә иң мөһиме - татарча дөрес һәм матур итеп сөйләү. Нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен сайлаганнар да инде кызчыкларны бу җаваплы эшкә. Ә камерадан, тамачашыдан курыкмыйлар алар. Чөнки сәхнәдә еш чыгыш ясыйлар, икесе дә бию белән шөгыльләнә.

Мәктәптә медиа-үзәк эшләп килә. Яңалыклар әзерләргә, мәктәп тормышы белән таныштырырга, блоглар алып барырга бергәләп өйрәнәләр.

Рекордлар көтәбез!

Даниил белән Артурның хоббилары - Рубик кубигы. “Адымнар” мәктәбенең 5нче сыйныфында укыйлар алар. Кублары һәм таймерлары мәктәптә дә үзләре белән. Әз генә буш вакыт булдымы, кулларында кубиклар “биергә” тотына. Бармакларына күз иярми хәтта, тиз генә җыеп та куялар. Үзегез карый аласыз.

Башта кублар белән Даниил Ашиток мавыга башлаган. Хәтта ярышларда да катнашкан. Аннан, дустыннан күреп, Артур Осипян да кубик җыю белән кызыксынып киткән. Рубик кубигын җыю серләренә интернет каналлар аша өйрәнгәннәр. Моңа һәркем өйрәнә ала, ди үзләре. Берничә төп алгоритмны үзләштерсәң, җыя башлыйсың икән.

Малайларның бу шөгыленә әти-әниләре ачуланыбрак караган башта. Ник дигәндә, махсус кубиклар шактый кыйммәт тора һәм аларны сайтлар аша гына кайтартып була икән. Ләкин тора-бара бу хоббиның бик файдалы булуына ышанганнар. Бөкрәеп телефонда уйнап утыру түгел инде. Баш эшләтү дә, кул-бармаклар җитезлеге дә кирәк монда. Хәзер сыйныфташ малайлар Рубик кубы серләрен башкаларга да өйрәтә. Үз сыйныфларында клуб оештырганнар.

Ютубта да үз каналлары бар икән. Анда малайлар башка хоббилары буенча да видеолар урнаштыра. Даниил киберспорт белән мавыга. Ә Артурга карталар белән фокуслар ясау кызыклы икән. Кубик җыю осталарының уртак хыялы бар: рекордсмен булу. Бүгенге көндә Рубик кубигын җыю буенча рекорд - 13 секунд, диләр. Малайлар менә шушы вакытны “бәрергә” җыена. Әлегә Даниилның шәхси рекорды - 31 секунд, ә Артурныкы - 17 секунд!

Көчле кызчык

Малайлар! 2А сыйныфында укучы Валериянең чәченнән тартып шаярмагыз, яме! Толымнары озын, матур булса да, бик кызыктырып торса да, бу кызчык белән шаярмавың яхшырак. Чөнки Валерия Резвякова дзюдо белән шөгыльләнә. Үзе кечкенә генә булса да, куллары көчле, мускуллары шәп аның. Ышанмасагыз, медальләрен санагыз әнә.

Президентның белмәгәне юк!

Президентка җитмеш төрле һөнәр дә аз! “Адымнар” мәктәбе президенты - 8 сыйныф укучысы Зилия Ситдикова шулай ди. Үзе тхэквандо, бию белән шөгыльләнә. Рәсем мәктәбендә укый, мәктәпкүләм бәйгедә “Ел рәссамы” булган. Тагын фортепьяно буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Боларның барысына өстәп, телләр өйрәнә. Татар теле, җәмгыять белеме, тарих фәннәрен яратып үзләштерә кыз. Һәм, әлбәттә, сәясәт белән кызыксына. Үскәч сәясәтче булырга телим, ди. Хуп!

Планнар зурдан

Анжелина Кривилева - мәктәп президентының уң кулы. Ул 7нче сыйныфта гына укый әле. Әмма киләчәккә планнары еллап төзелгән инде. Мәктәпне тәмамлагач, Анжелина юристлыкка укырга керергә тели. 20 яшендә кредитка җир сатып алырга ниятли. Ә диплом алгач, җир кишәрлекләрен өй салу өчен сатам, ди. Бер өлешендә фермер хуҗалыгы ясарга ниятләп тора. Кырлар тутырып бодай үстерәчәк, сыер фермалары төзетәчәк әле ул. Менә күрерсез. Бизнес-план шулайрак.

Ә болай үз дигәненә ирешә торган кыз ул Анжелина. Әнә ич, экстремаль спорт төрләре буенча ярышта җиңеп кайткан. Самокатта трюклар ясап, кызлар арасында республикада 2нче урын алган хәтта. Барысы да очраклы гына башланган. Анжелинаның дустына әти-әниләре самокат алып биргән берзаман. Кыз да анда йөреп караган, кызыгып шөгыльләнә башлаган. Аннан үзенә дә алдырган. Шуннан самокатта трюклар ясау Анжелинаның яраткан шөгыленә әйләнгән. Авырлыклардан, киртәләрдән курка торган кыз түгел ул. Тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр бит.

 

Татарча да яхшы бел...

Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен өч телдә сөйләп күрсәтте ул безгә - татарча, русча һәм инглизчә. 4нче сыйныф укучысы Кәрим Гатин турында әйтүем.

“Алдымнар” мәктәбенең төп үзенчәлеге дә шунда: монда өч телдә белем алалар. Кайбер фәннәрне татар телендә, кайберләрен хәтта инглиз терендә өйрәнәчәкләр биредә. Кәримнең исә дәресләрне күбрәк татарча укыйсы килә икән. Туган телендә матур, чиста сөйләшүе, олыларча фикерләве белән дә таң калдырды ул безне.

 

Комнан рәсем ясыйлар

Бу мәктәптә ни генә юк! Теләсәң, коридорда ук нәни китапханә, сәхнә, шахмат өстәле бар. Йомшак кәнәфиләргә утыр да, рәхәтләнеп газета-журналлар укып ал теләсәң. Рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәләре балкып тора, түгәрәкләр эшли. (Фотогалереядән үзегез карый аласыз http://chelny-rt.ru/photo/alabuga-adymnar-polilingval-mktbe)

Күпләр өчен иң кызыклысы - ком белән рәсем ясау түгәрәге икән. Хәтта иң шук, тиктормас малайлар да биредә тыныч кына иҗат дөньясына чума ди. Әле андый шаяннарның рәсемнәре дә матуррак чыга икән. Укучыларның махсус тактада ком белән рәсем ясауларын без дә күзәттек, сез дә карагыз.

Әкиятче дә, җырчы да

“Адымнар” мәктәбендә сәләтле укучылар күп. Мәктәп быел гына ачылган һәм анда 1-8 сыйныфларда белем алалар. Яңа мохит, яңа укытучылар. Әле берсен-берсе белеп тә бетермиләрдер. Менә 5нче сыйныф укучысы Алия Хуҗиева әкияләр яза икән. Күчтәнәч итеп безгә дә биреп җибәрде ул аларны. Әкиятләр укырга яратам, ди. Тора-бара үзенең дә язып карыйсы килгән. Алия әле җырлый да икән. Бик матур итеп “Ай былбылым” җырын җырлап күрсәтте. 

Инде 4нче елын музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләнә. Күп бәйгеләрдә катнашкан, лауреат исемнәре алган ул. Алияләр күптән түгел яңа фатир алганнар, күченгәннәр. Кызның күченеп килүен генә көтеп торганнар диярсең, якында гына яңа мәктәп ачып куйганнар. Яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа үрләр!..

Лилия Гыйбадуллина.

Йәйә – Ләйлә ул! (Лилия Гыйбадуллина язмасы). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/yy-lyl-ul

Һәр ба­ла – рәс­сам! (Лилия Гыйбадуллина язмасы). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/r-bala-rssam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алабуга адымнар полилингваль елабуга