Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Һәр ба­ла – рәс­сам!

«Ба­ла кеч­ке­нә­дән үк иҗат­ка ом­ты­ла», – ди ул. «А­ның бе­рен­че иҗа­ты – обой­лар­га, җи­һаз­лар­га ясал­ган рә­сем­нәр бу­ла, га­дәт­тә. Бә­лә­кәч рәс­сам­ны өл­кән­нәр ачу­ла­на. Иҗат­ка ом­ты­лыш та шу­лай тук­та­ла».

Төс­ле фло­мас­тер­лар, ка­ран­даш­лар, буя­у­лар... Алар­ны ярат­ма­ган кем ге­нә бар икән?! Рә­сем ясау – ба­ла чак­та һәр­бе­ре­без­нең ярат­кан шө­гы­ле ул. Шо­ко­лад­ка бу­ял­ган бар­мак­ла­ры­быз бе­лән дә өс­тәл­гә ме­нә ди­гән кар­ти­на ясап ку­яр­га мөм­кин без! Бе­раз үсеп, ише­гал­ды­на чы­га баш­ла­гач, әни­е­без кул­га ак­бур тот­ты­ра. Ә без, һич­шик­сез, ко­яш ясап ку­я­быз. Чә­чәк­ләр, өч­поч­мак, шак­мак­лар те­зә­без. Хәт­та мәк­тәп яше­нә җит­кәч тә, ку­лы­на ак­бур эләк­кән шук ма­лай “Ал­су + Ма­рат = (йө­рәк рә­се­ме) дип бул­са да сыр­лап куя ин­де. Шу­лай, ту­мыш­тан ук һәр­бе­ре­без иҗат­чы, рәс­сам без. 

Тү­бән Ка­ма­да яшү­че рәс­сам Крис­ти­ан Апос­тол фи­ке­рен­чә дә нәкъ шу­лай. «Ба­ла кеч­ке­нә­дән үк иҗат­ка ом­ты­ла», – ди ул. «А­ның бе­рен­че иҗа­ты – обой­лар­га, җи­һаз­лар­га ясал­ган рә­сем­нәр бу­ла, га­дәт­тә. Бә­лә­кәч рәс­сам­ны өл­кән­нәр ачу­ла­на. Иҗат­ка ом­ты­лыш та шу­лай тук­та­ла».

Обой­лар­ны боз­ган өчен баш­тан сый­пап бул­ма­са да, ул ка­дәр ачу­лан­ма­са­лар иде без­нең әни­ләр.

  

Яр­ты га­сыр җы­ел­ган бай­лык!

Ә Крис­ти­ан Апос­тол бе­лән Чал­лы­да кү­реш­тек без, му­зей ачы­лу тан­та­на­сын­да. Шә­һәр­нең мәр­тә­бә­ле 1нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе күп­тән тү­гел За­ман­ча рә­сем сән­га­те му­зее бул­дыр­ды. Бул­дыр­мас­лык­мы?! 1973 ел­дан бир­ле Чал­лы­да эш­ләп ки­лә тор­ган мәк­тәп­нең фон­ды бик бай ич. 47 ел буе туп­лан­ган кар­ти­на­лар бит ул. Алар­да са­бый­лар ку­лы бе­лән та­рих­ның үзе языл­ган. Хә­ер, ба­ла­лар гы­на тү­гел, укы­ту­чы­ла­ры да – та­ныл­ган рәс­сам­нар. Мә­сә­лән, Г.А.Агалт­ди­нов, М.Ш.Ха­җи­ев, С.Ф.Си­ра­җи­е­ва, Р.З.Мө­хәм­мәт­ди­нов ке­бек ол­пат зат­лар бе­лем би­рә бу мәк­тәп­тә. Му­зей­да уку­чы­лар­ның да, ос­таз­лар­ның да эш­лә­ре урын ал­ган.

Му­зей бул­ды­ру иде­я­се баш­та Аль­би­на ха­ным Шәй­ху­ло­ва­ның уе­на ки­лә. Мәк­тәп­нең ди­рек­то­ры ул, һәр эш­нең ба­шын­да то­ру­чы. Алай гы­на­мы, мәк­тәп­тә­ге һәр ба­ла өчен әни­ләр ке­бек җан алып то­ру­чы да әле ул. Һәр уку­чы ту­рын­да озак­лап, яра­тып сөй­ли. Мәк­тәп­не бе­те­реп кит­кән­нә­рен дә бар­лап, кай­гыр­тып то­ра. Аның өчен һәр уку­чы – йол­дыз!

Әнә шул йол­дыз­лар­ны дөнь­я­га та­ны­тыр­га ки­рәк бит әле. Күр­гәз­мә­ләр оеш­ты­ру өчен дә җан атып йө­ри Аль­би­на Ил­да­ров­на. Әй­тик, Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лын кем кар­ти­на­ла­ры би­зи дип уй­лый­сыз сез? Әйе, шу­шы мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның иҗат җи­меш­лә­ре ан­да.

 

Уй­ла­ры – кар­ти­на­лар­да

Сез га­зе­та­быз­ның бе­рен­че би­тен­дә күр­гән ма­тур кыз Алия – 1нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нең йол­ды­зы! Үзе «йол­дыз чи­ре» бе­лән ма­вык­мый, бик тый­нак һәм аз­сүз­ле ул. Ә фи­кер­лә­рен һәм хис­лә­рен кар­ти­на­ла­ры «сөй­ли». Ба­ла­чак­тан рә­сем ясар­га ярат­кан ул. Үсә төш­кәч тә, бу һө­нә­рен таш­ла­ма­ган. Үҗәт һәм ты­рыш ул Алия. Нә­ни рәс­сам­нар­га да шу­ны ки­ңәш итә. «Ки­леп чык­мый дип, рә­сем ясау­ны таш­ла­ма­гыз. Уңыш­сыз­лык­лар­дан кур­кып ка­лыр­га яра­мый», ди рәс­сам кыз.

Алия – бик күп иҗа­ди бәй­ге­ләр, хәт­та ха­лы­ка­ра кон­курс­лар җи­ңү­че­се. И.Н. Во­ро­но­ва исе­мен­дә­ге «Я­ңа исем­нәр» ре­ги­о­на­ра иҗ­ти­ма­гый фон­ды сти­пен­ди­я­се ия­се. Суз­даль шә­һә­рен­дә «Я­ңа исем­нәр» ха­лы­ка­ра җәй­ге иҗат мәк­тә­бе»н­дә дә бе­лем алып кайт­кан. «КА­МАЗ – Рос­сия го­рур­лы­гы!», «Ю­ка­га икен­че тор­мыш бү­ләк ит» рә­сәй­кү­ләм бәй­ге­лә­рен­дә һәм баш­ка бик күп кон­курс­лар­да җи­ңү яу­ла­ган. 34 нче ур­та мәк­тәп­нең үр­нәк уку­чы­сы да әле ул. Авыр тү­гел­ме соң, дим кы­зык­сы­нып. «Юк, – дип ел­мая Алия. – Мин бит рә­сем ясап ял итәм».

Чал­лы­ның 1нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен бик яра­та ул, си­зе­леп то­ра. Мон­да мин үзем­не өй­дә ке­бек хис итәм, дип сөй­ли кыз. Укы­ту­чы­сы Ли­лия Фа­яс кы­зы Мос­та­фи­на-Ха­җи­е­ва өчен ге­нә тү­гел, мәк­тә­бе өчен го­рур­лык ул – рәс­сам кыз Алия Ибә­тул­ли­на. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев