Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Йәйә – Ләйлә ул!

Популяр җырчы Ландыш Нигмәтҗанова еш кына кызы Ләйләне видеога төшереп үз “бит”енә куя. Шулай итеп, Ләйлә тамашачы күз алдында үсеп җитте инде.  

Ләйлә абыйсы белән энесе янына гаиләдә бердәнбер кыз. Алай да, видеоязмалардан күренгәнчә, малайлардан да шуграк, кыюрак үзе. Әле киресенчә, абыйсы белән энесен бертуктаусыз өйрәтә, шелтәли дә. Укытучы апа булып та, табиб булып та, кар көрәргә өйрәтеп тә.

 

Ләйлә Таишеваның  әнисе дә, әтисе дә – җырчылар. Кызчыкка да сәхнә осталыгы тумыштан ук күчкәндер. Чын артистларча шигырьләр сөйли, җырлый да. Ә сөйләшергә дигәндә – теле телгә йокмый. Хуҗалыкчыл үзе – әбисе пешергән пәрәмәчләрне дә өйгә алып кайтып китүне чамалый. Әнисенә пешереп торасы булмаячак бит. Пешерү дигәннән, кыз кеше булгач, аш бүлмәсендә еш кайный ул. Булыша да, ашаша да, хәтта үзе яңа рецептлар уйлап таба.

 

Бик бәләкәй булуына карамастан, Ләйлә инде эшли. «Шаян» телеканалында тапшырулар алып бара, әкиятләр сөйли. Концертларда алып баручы булып та, җырчы булып та катнаша. Әти-әнисе белән гастрольләргә чыгып китүен әйтәсе дә юк. «Арып бетәм инде кайвакыт!» дип зарланса да, артист тормышы бик ошый икән Ләйләгә. Кая барса – шунда игътибар үзәгендә бит ул. Кочаклап фотога төшәләр, тәмле ашаталар. Ә юлда гел йоклыйм мин, ди Ләйлә үзе.

Ләйләне күпләр «Йәйә» буларак белә. Бик бәләкәй чагында үз исемен шулай әйтә торган булган ул. Рәхәтләнеп, матур итеп үз фикереп ярып салучы бу бәләкәч – инде хәзер үк кызыклы шәхес. Аны менә шундый чын татар кызы булган өчен яратабыз да.

Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ләйлә нигъмәтҗанова йәйә