Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тылсым

Галимҗан Гыйльманов нәрсәне тылсым дип атый?

"Китап" дигән бер тылсым бар җирдә,

Бар тылсымнан өстен бу тылсым.

Җирдә тудырылган һәрбер китап

Бер могҗиза кебек укылсын!

 

Бу тылсымда галәм акылы бар,

Халык гаме, халык хәтере.

Җаһил, надан, явыз затлар гына

Китә алмас аны күтәреп...

 

Мәңгелеккә күчә серле тылсым,

Китап битләрендә - киләчәк.

Шул битләрнең хәнҗәр кебек чите

Бәгырьләрне әле теләчәк...

 

Шушы тылсым кеше итеп тота

Бу гөнаһлы җирнең кешесен.

Һәрбер өйдә түрдә китап булсын,

Һәр күңелдә тылсым яшәсен!

Бу темага башка язмалар:

Китап

Китап укуның заманы юк

Нәшрият, китап һәм мин!

Әй китап, китап...

Яңа китап – яңа дус
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев