Китап укуның заманы юк
Китапның тарихи тамырлары тирән, ул тамырларны бетерү мөмкин түгел. Китапка ихтыяҗ бар, китаплар саны үсә, 75% китаплар балалар өчен нәшер ителә, бу безнең киләчәгебез дигән сүз.
Китапханә – ул китаплар дөньясы. Китап – кешелек дөньясының иң зур казанышларының берсе, гыйлем һәм рухи байлык чыганагы, халыкның мәдәнилеген чагылдыручы көзге.
Китапханә турында еш кына күңелне сызып ала торган сүзләр ишетергә туры килә. Китапханәне дөньядан артта калган, заман тәлапләренә җавап бирмәүче, инде вакыты узган итеп күзаллыйлар.
Ә бу шулаймы соң? Әйдәгез, китапханәгә кунакка кереп чыгыйк. Китапханә бинасына керүгә, елмаеп каршы алган хезмәткәре белән очрашасың. Ул без уйлаган чәчен баш түбәсенә өеп куйган, шәл-яулыгын каплаган, аягына итек кигән әби түгел, ә ак күлмәкле, кара итәк, я чалбар кигән мөләем кызлар һәм ханымнар икән.
Инде үз сорауларыбызны җиткергәч, монда «юк» сүзен ишетмисең, ә үз эшенә чын профессионал күзлегеннән караучы хезмәткәргә тап буласың. Чыннан да, китапханәче мисалның дөрес чишелешен табарга ярдәм итүче, кирәкле мәгълүмат бирүче генә түгел, ә китапханә кунагының ялын оештыручы, күзаллавы киң булган, интернет челтәрендә җиңел куллана белүче, башка һөнәр ияләре белән чагыштырганда бер башка югарырак булган кеше ул.
Мәдәният министрлыгы да моңа күп мөмкинлекләр бирә. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен мастер-класслар, семинарлар оештыра, грант-проектлары белән кызыксындыра. Китапханәченең зур казанышы, эшенең нәтиҗәсе булып китапханәгә яңа кеше җәлеп итү тора.
Интернет челтәре киң таралыш тапса да, бүгенге заманда китап укучылар кимесә дә, элеккеге каты тышлы китапларны электрон, аудио вариантлары киң таралыш алса да, басма китаплар һаман да бик актуаль, аның кыйммәте зур әле.
Быел Татарстан китап нәшриятенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бу – безнең милли, рухи байлыгыбыз, беркем тартып алмаслык изге дэ, мәңгелек тә хәзинәбез. Татарлар төркиләр арасында беренчеләрдән булып китап басу эшенә керешкәннәр, тугандаш халыкларга да мәгърифәт нуры таратканнар. Татар басма китабының 300 еллык тарихы бар. Милли басма китап барлыкка килгәнче бездә мең елдан артык элек кулъязма китап гамәлдә булган. Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап-нинди генә китаплар булмаган.
Китапның тарихи тамырлары тирән, ул тамырларны бетерү мөмкин түгел. Китапка ихтыяҗ бар, китаплар саны үсә, 75% китаплар балалар өчен нәшер ителә, бу безнең киләчәгебез дигән сүз.
Ә инде электрон китапларны кәгазь вариантлар белән чагыштырганда, электрон вариантның вирус эләгеп юкка чыгуы мөмкин, ә басма китап саклана.Шулай ук электрон вариант тулысы белән тәгъдим ителмәскә, бушлай булмаска, я автор хокуклары белән чикләнгән булуы мөмкин. Бу очракта да китапханәдә басма китапны бушка уку уңайлырак булып чыга.
Заманага каршы барып булмый, басма китапка пропаганда кирәк. Монда ярдәмгә китапханәче килә, ул китапларга реклама йөзеннән буктрейлерлар, түгәрәк өстәлләр, язучылар, артистлар белән төрле чаралар үткәрә. Язучы белән укучыны якыннан очраштыра, укучының язучыга турыдан туры сораулар бирү мөмкинлеген туа.
Димәк, китапханә турындагы тискәре карашлар хак түгел, ә миф, легенда гына булып чыга, чөнки китапханә – ул аралаштыручы, кешене кеше белән якынайтучы, җәмгыятне таркатмау өстендә эшләүче, кешегә өмет бирүче, җәмгыятебезнең көзгесе булып тора торган тал бишеге.
Гүзәл Госманова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
БИК эйбэт булган
0
0