Көмеш кыңгырау

Китап

Артур Казанның Имәнлек урамында яши.

Бакчага Сукно бистәсенә йөри. Иртән аны бабасы илтә. Бистәгә автобуста барасы. Бүген дә «Газель»гә кереп утырулары булды - кондуктор билет алырга тыкырдата башлады.
- Сез кичә дә түләмичә төшеп киттегез, -диде ул, автобусны яңгыратып. - Акча өйдә онытылып калган, дигән булдыгыз. Карап карыйк, бүген дә шул тукталышта төшмәссеңме әле, бабай?!
Артурның да, бабасының да бу сүзләргә хәтере калды. Нишләп алдашсын инде аның бабасы! Акча чыннан да өйдә калган иде. Шуның аркасында беренче тукталышта ук төшеп калмыйча булмады.
Автобус кузгалып китеп күп тә үтмәде, Артурның тавышы яңгырады:
- Бабай, калган, өйдә калган! Китап калган!!!
Ул китапны бабасы кичә генә сатып алган иде. Әкият-поэманы малай тын да алмыйча тыңлады. Рәсемнәрен йомшак куллары белән сыпыра-сыпыра карады. Шул китапны кич буена күтәреп йөрде, шул китапны кочаклап йокыга китте. «Шул китапны бакчага алып барам, барысына да күрсәтәм», - дип хыялланды. Аңа карап бабасы уйланып утырды: «Аллаһы Тәгалә адәм баласын китап ярата торган итеп тудырган. Өстәлгә уенчыклар тезегез һәм китап куе-
гыз. Сабый иң әүвәл китапка үреләчәк. Баланы китаптан без үзебез биздерәбез. Ул конфет сораганда да тозлы балык бирәбез».
- Ярый инде, улым, китапны иртәгә алып барырбыз.
- И бабай, минем бүген күрсәтәсем килә аны. Кире өйгә кайтып алыйк китапны! - Малай җиңелчә генә дымланып торган күзләренә мул итеп ялыну-ялвару билгеләре чыгарды.
«Әйе шул, нигә әле сабыйны шундый зур шатлыгыннан мәхрүм итәргә?! Юк-бар әйбер сорамый, китап сорый», - дип уйлап алды бабасы һәм Артурны җитәкләп ишеккә юнәлде.
Беренче тукталыш. Алар бүген дә төшеп калырга мәҗбүр булды.
Кондуктор артларыннан кычкырып калды: «Менә әйттем бит. Кичәге ялганың бүген тотылды. Бабай башың белән «куян» булып йөрмәсәң. Бик шәп үрнәк күрсәтәсең икән оныгыңа!»
Кондукторның нахак сүзләрен алар әллә ишетте, әллә юк, йөгерә-атлый өйләренә таба киттеләр.
Өйдә аларны Габдулла Тукайның ихлас елмаеп, шаян-шук күзләрен ялтыратып, онытып калдыруларына бераз гына нәүмизләнеп, сөйкемле «Шүрәле»се көтеп тора иде.
Вакыйф Нуриев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: