Көмеш кыңгырау

Әй китап, китап...

Бер көнне укудан кайтып, сумканы чөйгә элдем дә култык астына теге шыксыз тышлы китапны кыстырып киттем китапханәгә. Бу үзенә күрә батырлык та иде, авыл шактый зур, бер урам малайларын икенче урам малайлары очратса... Шулай да исән-имин барып кердем, Венера апа мине елмаеп каршы алды, китабымны кулдан алып һәр битен җентекләп тикшереп чыкты: «Ошадымы?» — дип сораштырган булды. Ике дә уйлап тормадым: «Бу китап ошамады, миңа «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китапны бир, Венера апа!» —дидем.

Әнкәем Нурсания, дини гыйлемгә ия карчык, китап укучы кешене: «Аның күзе күрә»,— ди торган иде. Аның аңлатуынча, «күз күрү» — укыганны йөрәгең, акылың аша үткәреп, ни язылганга төшенеп уку иде. Безнең «күз» «Әлифба» белән ачылды. «Күз»не ачкан кеше — беренче укытучым Кифая апа Бәдретдинова булды.

Беренче сыйныфта укыганда, яз айларына кереп барганда, без «Әлифба»ны «җиңдек», ягъни бөтен хәрефләрне дәукырга, язарга өйрәндек. Ныклап әзерләнеп, «Әлифба» бәйрәмен үткәреп җибәрдек. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылган лде. Иң кадерле кунакларыбыз алдында укытучыбыз кулга китереп тоттырган текстларны укып, «күз»ебезнең ни дәрәҗәдә «ачылганын» күрсәтеп бирдек.

Шушы бәйрәмнән соң күп тә үтмәде, укытучы апабыз җитәкчелегендә авыл китапханәсенә юл тоттык. Беренче мәртәбә һәркайсыбызга «карточка» дигән хикмәтле нәрсә тутырылды. Кулга китап биргәнче, китапханә мөдире, үзе яшь, үзе чибәр Венера апа китапханәдән алган китапларны ничек сакларга кирәклеген ныклап өйрәтте. «Китапларны берүк бәрәннәр ашап бетерә күрмәсен, апайларыгызга (эне-сеңелләрегезгә) тоттыра күрмәгез, эһ иткәнче җыртып бетерерләр!»— дип, кат-кат кисәтүе истә. Аннан китапның тузган тышларын бәрәңге белән ябыштыру серләрен өйрәтте. Ул чорда авылдагы һәр өйдә кыш көне бозау, сарык бәрәннәре, кәҗә бәтиләре асрала иде. Аның өстенә һәр өйдә ал-ты-җиде бала, Венера апаның колакларга киртер дәрәҗәдә китапларны сакларга өйрәтүе аңлашыла да иде.

Хуш... Венера апа сыйныфтагы балалар санынча китаплар сайлап алды да Кифая апа каршындагы өстәлгә таратып салды. Апабыз исемлек ләп китапларны укучыларына биреп тора, китапханәче өлешеңә тигән көмешне саргылт катыргы «карточка»га теркәп бара. Минем бик тә тышлыгы шундый матур итеп бизәлгән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китапны аласым килә, үрсәләнәм, укытучыдан нәкъ шушы китапны бирүен үтенәм, әмма ул минем ялваруыма колак та салып тормыйча, мине шаштырыр дәрәҗәдә кызыктырган китапны икенче бер балага тоттырды. Миңа, кыланышымны килештермичә, кашларын җыерып русча әкият китабы тоттырды. Китап ошамады, чөнки тышлыгы шыксыз тоелды. Өйгә кайтып кергәч тә, китапка ябыштым. Атна дигәндә, «ермачлап» чыктым бу китапны, бернәрсә аңламадым, аны аңларга тырышмадым да, билгеле, ник дигәндә, истән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китап чыкмый гына, каһәр. Йокларга ятсам да шушы китап уйда, уенга да чыгасы килми, китапны кулга төшерәсе килү теләге көчәйгәннән-көчәя. Ул китапка ия булган бәхетле кыздан ипләп кенә сорап карыйм, кызыкмы китап, дим. Аның исе дә китми, алып кайту белән әнкәсе киштәгә алып куйган да, шунда ята икән. Кулына тотып карарга исәбендә дә юк сыман.

Бер көнне укудан кайтып, сумканы чөйгә элдем дә култык астына теге шыксыз тышлы китапны кыстырып киттем китапханәгә. Бу үзенә күрә батырлык та иде, авыл шактый зур, бер урам малайларын икенче урам малайлары очратса... Шулай да исән-имин барып кердем, Венера апа мине елмаеп каршы алды, китабымны кулдан алып һәр битен җентекләп тикшереп чыкты: «Ошадымы?» — дип сораштырган булды. Ике дә уйлап тормадым: «Бу китап ошамады, миңа «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китапны бир, Венера апа!» —дидем. Бәхет басты, кулыма затлы тышлы китап кергән мәлне башым күккә тиде, китапны җәһәт кенә куеныма кыстырдым да, кире тартып алмасыннар дигән төсле, урамга атылдым. Ул китапның күз явын алырлык төсләре күңелне һаман яктыртып тора, җылылыгы әле һаман куенымда сакланадыр төсле. Бер тында укып чыктым мин моны, әнкәйгә дә, әткәйгә дә, сеңлем Рәзимәгә дә укыдым, тыңлаучы калмаса, өйдәге бозауга, бәрәннәргә дә укып чыктым, укый торгач мин бу әкиятне ятлап бетердем, әле аю, әле маймыл, әле ялкау Хәйдәр булып кыланып, театр уйнап, олыларның эчләрен катырып бетердем. Китапны китапханәгә шулкадәр авырлык белән, теләмичә илтеп бирдем. Аерыласы гына килми бит бу шәп китаптан. Ул китапны язган Фатих Кәрим дигән абый минем өчен дөньяда иң бөек кеше булып хәтергә кереп урнашты. Венера апаның эчтәлек сөйләргә кушуын шул кадәрле теләгән идем, яттан сиптереп кенә чыгасы идем, ул бу китапны шундый бер битарафлык белән читкә алып куйды, кая ул эчтәлек сорау!.. Венера апага, авылның иң чибәр кызына, мәхәббәтем шундук шартлап сүнде. Икенче китабым «Фоатның айга сәяхәте» исемле иде. Авторы — Салих Баттал. Монысын миңа караганда күршедәге Һәдия җиңгәчәй яратты, миннән кат-кат укытты — ник дисәң Салих Баттал Һәдия җиңгәчәйнең авылдашы, хәтта терәлеп торган күршесе дә булып чыкты. Алексеевск районының Олы Тигәнәле кызы сугышка кадәр Мәскәү тирәсендәге «Волховстрой» дигән җиргә эшкә җибәрелгән, әткәйнең энесе Кәлимулла абый белән кавышып, Калинин (хәзер инде Мөслим) районы Әмәкәй авылына, ягъни безнең авылга кайтып төпләнгәннәр. Шул сәбәпле Һәдия җиңгәчәй авызыннан Батталлар гаиләсе хакында кечкенәдән ишетеп үстем.

Китап уку бер хәл, әмма дөньяда төсләр алышынып кына тора шул. Китапханәгә үзбелдегем белән барып китаплар ала башлавым укытучым Кифая апага килеп ирешкән.Моның өчен нык эләкте миңа. Укытучым бөтен сыйныф алдына чыгарып, күздән яшь килгәнче орышты. Баксаң, без китапларны ничек оешкан төстә алсак, шулай оешкан төстә илтеп тапшырырга да тиеш булганбыз икән. Мин өченче китапны китапханәгә илтеп тапшырган көннәрдә, башкалар Кифая апага китапларын укып чыгулары хакында яңа гына хисап бирә башлаган икән... Күрәсең, Венера апага да шелтә булгандыр, ул елны миңа яңадан китап бирмәде, тәртип бозган балага китап бирмибез, диде.

Улым тугач, иң беренче алып биргән китабым «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» булды. Аны мең дә бер кат укыткандыр миңа, аннан үзе хәрефләп пупалый башлады, аннан ятлап алды да безгә концерт-тамашалар күрсәтә башлады. Бу бөек әсәре өчен Фатих Кәримгә рәхмәтем чиксез минем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: