«Күчмә байрак»
Һәр заманның үз йөзе, үз бизәкләре була. Узган гасыр тарихында калган СССР дигән дәүләттәге безнең кызыл галстуклы балачак та – шундый бизәкләрнең берсе. Әлеге хикәяне «Без пионер чакларда» дип тә атарга була. Хәзер инде бу – бүтән һичкайчан кабатланмас чор: аның кыйммәтләре, сулышы үзгә иде. Без – гади, самими, шук, наив идек...