Ә без кышка шат кына

Бураны бар чак кына, Суыгы бар чак кына. Җирне ак кар каплаган – Ә без шуңа шат кына!
Ә без кышка шат кына!
Бураны бар чак кына,
Суыгы бар чак кына.
Җирне ак кар каплаган-
Ә без шуңа шат кына!
Шат кәшәке, чаңгылар да,
Тимераяк һәм чана.
Кар бөртекләре ничаклы-
Безнең шатлык шул чама!
Түзмәгән җирән песи дә-
Кардан атлый сак кына.
Суык битләрне чеметә-
Ә без шуңа шат кына!
Нет комментариев