Кондыр маҗарасының дәвамы
Хикәянең дәвамы
2.
Тимерхан малайларны үзе генә белгән бормалы сукмаклар буйлап алып килде дә тау кырыенда туктап калды. Тауның бу ягы шактый текә икән. Тимерхан – тауның елгага ук килеп терәлгән ягында бер корыган агачка тотына-тотына, берәр метр җирдән өстәрәк торган чыгынтыга таба үрмәләде. Малайлараның һәр хәрәкәтен кабатлый бардылар. Бераздан алар җирдән бөтенләй дә күренмәгән тау тишеге каршына килеп чыктылар.
– Менә шул инде ул минем секрет...эээ...серле урын!
Тимерхан рюкзагыннан фонарен алды, малайларга да әзерләп куярга кушты.
– Минем арттан калмагыз, читкә китмәгез, кычкырып сөйләшмәгез. Әле мин ул ...эээ... мәгарәне яхшылап белмим.
– Анда еланнар юкмы соң? – Нәфис еланнардан шүрли иде.
– Кем белгән инде. Юктыр. Әле очраганнары булмады. Куркасың мәллә?
– Юуук...
Малайлар бер-бер артлы тезелешеп тау куышы эченә кереп киттеләр. Дөресрәге, башта ул куыш бер кеше мүкәләп кенә керерлек иде, бераз баргач кына аякка бастылар. Тирә-як дөм-караңгы. Тимерханның биредә беренче тапкыр гына булмавы сизелә. Ул, шактый ышанычлы адымнар белән, шулай да сак кына атлый-атлый алга барды да туктап калды. Кайдадыр су челтерәгән тавыш ишетелә иде.
– Монда карабрак барыгыз. Фонарьларыгызны кабызсагыз да була.
Әлегә кадәр Тимерханның ут яктысыартыннан эзгә-эз сөйләшми генә барган малайлар тагын да тыныбрак калдылар. Кесәләреннән фонарьлар чыкты. Өч ут та кабынгач, алар үзләренең шактый зур мәгарә эчендә икәнлекләрен аңлап алдылар. Мәгарәнең нәкъ уртасыннан зур булмаган шарлавык агып ята икән. Ул каядыр аска таба китеп югала. Фонарь утлары шул тирәдә өзелеп кала.
– Ә хәзер карагыз.
Тимерхан утын шарлавыктан сулгарак күчерде. Анда нәрсәдер агарып тора иде.
– Нәрсә ул? – дип пышылдады Илназ.
– Суякләр.
– Нәрсә?
– Суякләр...динозаврныкы.
– Динозавр сөякләре? – Илназ белән Нәфис, әлегә кадәр булган курку-шикләрен онытып, шул якка ыргылды.
Чынлап та, бу сөякләр ниндидер зур җәнлекнеке иде булса кирәк. Кайберләре биш-алты метр озынлыкта, кайберләре тагын да озынрак. Хәтта теш казналыгы да сакланган.
– Бер, ике, өч... – Илназ динозаврның тешләрен санап китте. – Йөз...йөз илле... уф...ике йөз ...өч йөз...булды, ардым. Әле монда тагын бар.
Малайның күзләре шакмак булды.
– Бу бит...чып-чын...динозавр!
– Вау!!!
Өем-өем яткан сөякләрне әле берсе, әле икенчесе тотып-тотып карады.
– Эх, фотога төшерәсе иде, – Илназ, кесәсеннән телефонын алып карады. Телефон биредә тотмый иде шул.
– Тсс... Әйдәгез, тагын бер нәрсә күрсәтәм, – Тимерхан шатлыкларыннан кычкырып сөйләшүгә күчкән малайларны туктатты да, ияртеп, мәгарәнең икенче ягына алып китте. Анда чыгынты булып торган җирдә сәер генә бер таш ята иде.Кап-кара, шоп-шома, ялтырап тора. Үзе тәвә кошы йомыркасы зурлыгындадыр. Малай фонарен ташка якынрак китерде һәм малайларга дәште:
– Укып карагыз әле.
Таштагы язуларны күргән малайлар, шаккатып, сүзсез генә Тимерханга борылдылар.
– Йә, нишлибез? – диде Тимерхан.
Илназ белән Нәфис бер-берсенә карашып алды.
– Әйдә, – диде Илназ.
– Әгәр... – Нәфис туктап калды.
– Өчәү бит без...– Илназ бераз икеләнеп торса да, кызыксынуы көчлерәк иде. – Бу мөмкинлекне ничек кулдан ычкындырасың??!
– Уйлап бетерегез, малайлар, – Тимерхан үзе дә бераз шүрли иде.– Бәлки, барып та чыкмас әле... Болай гына язгандыр берәрсе. Берәр шутнигы...
– Тәвәллик әйдәгез! – Илназның инде икеләнүләре беткән, күзләре очкынланып яна иде. – Бу бит... бу бит...супер-шанс!
Беренче булып ташка Илназ кулын сузды, аннары Тимерхан, аннары – Нәфис. Малайлар бит алар! Хыял үзе аларның юлына чыккан ләбаса!
Ташта исә:«Бирегә өч дус киләчәк. Тәвәкәлләсә, алар тере динозаврлар күрәчәк. Бару юлы да, кайту юлы да бер – ташка кулларны куеп, «Дини, дири, дино, дан» дию җитә» диеп язылган иде.
Комментарии
0
0
Дәвамы буламы?
0
0
Комеш Кынгырау
0
0
Әлбәттә була!
0
0