Кормышъяр (әкиятнең дәвамының дәвамы)
(Даниярның Кырмышъярдан Кормышъярга әйләнү тарихы)
***
Данияр янә пыяла тартма эчендә берьялгызы калды. Кинәт аның колагына тартманың тышкы ягыннан ниндидер тавышлар ишетелде. Әтисе белән әнисе кайткан икән. Бүлмәләрдән аны эзләп йөриләр. Малай бар көченә: «Мин монда!»,– дип кычкырды. Аны ишетмәделәр. Өстәл астына тәгәрәп киткән пыяла тартманы күрүче булмады.
Әтисе белән әнисе өстәл артына утырып, җай гына гәпләшә башлады:
– Иптәш малайларына киткәндер ул, әнисе, борчылма.
– Урын-җирен дә җыймаган, ашамаган да. Кара инде син моны, ә.
– Берәрсе чакыргандыр да, ашыгыбрак киткәндер. Кайткач ныгытып сөйләшермен әле мин аның белән. Сигез яшьлек малайның зур малай икәнлеген төшенеп бетми булса кирәк.
Даниярның беренче тапкыр әнисен борчыганы өчен үз-үзенә ачуы килде. Аркасын пыяла диварга сөяп утырды да кешеләр дөньясына кайткач эшләячәк эшләрен күз алдына китерә башлады.
Әйтмичә генә урынын җыячак.
Әйтмичә генә чүп чиләген түгеп керәчәк.
Әйтмичә генә китап киштәсен тәртипкә китерәчәк.
Ялындырмый гына боткаларны, ашларны ашап куячак. Үзенә кирәк ич. Ашаган тәлинкәсен дә үзе юачак.
Әнисенең туган көне якынлаша. Аның әнисе гөлләр үстерергә ярата. Гөл савытлары ясап бирсәң әйбәт булыр иде әнисенә. И шатланыр иде әнисе. Әтисе кайчаннан бирле «өйрәтәм» дип тырыша, «әйдә, миңа булышырсың» дип үгетли. Ә Данияр мең төрле сәбәп табып өйдән чыгып сызу ягын гына карый иде.
Моннан чыга алса, көрәш түгәрәгенә дә языласы булыр әле. Театр түгәрәгенә дә язылырга кирәк. Сөенер иде инде укытучы апасы.
Яңа ел бүләге дә әзерләнмәгән. Кара әле, гел үзенә генә биргәнне көткән икән ул. Моннан чыксамы?! Әнисенә нәрсә бүләк итәсе икән?
Данияр, хыялына бирелеп, әллә никадәр план корып атты.
Аның уйларын Зур күз бүлде:
– Ниятләрең әйбәт, адәм баласы. Нияте әйбәт кешенең эш-гамәле дә әйбәт аның. Икенче сынауны да уздың.
– Шулай тизме?– Данияр аптырап Зур күзгә карады. – Әле мин бер нәрсә дә эшләмәдем бит.
Аның күзенә бу дәү кырмыска элеккечә ямьсез, котсыз булып күренми иде. Якын дусты, эчкерсез киңәшчесе дип хис итте ул аны.
– Ә биредә вакыт сездәгечә үлчәнми ул. Биредәге һәр мизгел тулы бер гомер сәхифәсенә тиң. Син уй–ниятләреңне яхшы якка үзгәрттең, кеше өчен бу иң зур, иң авыр эш.
– Ә өченче сынау нинди соң, Кормыска абый?
Зур күз елмаеп куйды, ләкин бер сүз дәшмәде. Шүрәленекедәй озын кулларын түгәрәк, такыр башы астына куйды да яңадан күзләрен йомды. Куллары кебек үк озын аякларын чалыштырып куйды.
***
Даниярга бик ямансу булып китте. Элегрәк авылга әбиләренә кайткач, әти–әнисен озаграк күрми торса, шулай ямансулый башлый иде. Аның күзе каршы якта яткан кырмыска агасына төште. Ул да үз ишләреннән читтә бит менә. Данияр аркасында ябылуда ята. Сагына торгандыр, аны да юксына торганнардыр. Әгәр ул өченче сынауны үти алмаса? Нишләргә икәнлеген дә белми бит хәтта! Болай утырып та булмый инде, кул кушырып!
Малай, тәвәкәлләп, дивар буйлап менеп китте. Тартманы ябып куйган капкач янына җитү әллә ни кыен булмады. Рәхәт икән ул, аска да, өскә дә бердәй йөри алгач. Данияр җайлабрак тотынды да, аркасы белән капкачны этә башлады. Ныгытып япмаган иде ул, хәтерли моны. Ләкин күпме генә тырышса да, котылу юлы ачылырга теләмәде. Хәлдән тайган Данияр аска таба теркелдәде.
Нидер уйлап табарга иде. Тагын өч көннән Яңа ел бәйрәме җитә. Ярар, чыршы төбеннән алачак бүләкләр булмаса да түзәр, ә әти-әнисе? Алар бердәнбер улларын югалту кайгысын ничек кичерерләр?
Данияр бераз гына хәл алды да янә өскә менеп китте. Этте, төртте, аркалары-куллары авыртып бетте. Капкач аз гына кузгалган итте дә янә үз урынына утырды.
Бер төште, бер менде малай, бер менде, бер төште. Әле аның бу кадәр үҗәтлек белән бернинди эшкә тотынганы юк иде. Менде, төште, төште, менде. Арыды, әлсерәде. Соңгы тапкыр менүендә капкач җиңел генә шуып китте дә анда шактый зур ара пәйда булды. Данияр сөенеченнән «котылдык бит!» дип кычкырырга авызын ачкан гына иде, янәшәсендә бер кулы белән капкачка тотынган кырмыска абыйсын күреп алды. Аның антенналарындагы шарларда яшел утлар яна, төпсез күзләрдә шаян очкыннар биешә иде.
– Үз дөньяңа рәхим ит, Кормышъяр!
– Үтәдеммени? – дип пышылдады малай.
– Әйе! Мин хәзер сине бер дә курыкмый җибәрәм. Ләкин үзеңнең Данияр гына түгел, Кормышъяр да икәнлегеңне беркайчан онытма. Исеңдә тот: мин сине һәрвакыт күзәтеп торачакмын! Әти-әниеңнең, якыннарыңның мактанычы, илеңнең даны булырлык итеп яшә.
– Ә син? Мин сине башка күрмәммени?
– Игътибарлырак булсаң, күрерсең. Безне күрер өчен күңел күзең ачыла башлады инде синең. Башкаларның да күзен ачарсың әле син, дустым, чын Кормышъяр булсаң. Кышын суыктан тилмергән урам кошларын да күрерсең, эт–мәчеләрнең дә сезнең кебек үк җанлы булуын аңларсың, кисеп аткан чыршы–агачларның да тере булуын сизәрсең. Мин ышанам сиңа. Ә хәзергә хуш.
Данияр нидер әйтергә теләп Зур күз абыйсына карады. Шул ук мизгелдә аны бу кара күзләр үзенә суырып алды. Икенче мизгелдә ул үзен аш бүлмәсенең уртасында күрде. Бер кулында – зурайткыч-лупа, икенчесендә – бәләкәй пыяла тартма тотып тора иде ул. Тартма буш иде.Өйдә тынлык. Аш бүлмәсендәге сәгать – уникене күрсәтә, әти–әниләре кайтмаган.
Малай үзе белән ни булганын аңларга да өлгермәде, ләкин аяклары йокы бүлмәсенә ашыкты. Тизрәк урын-җирне җыеп куярга кирәк. Аннары, аннары чәй куеп җибәрергә (әниләре кайтып җитәр тиздән). Аннары... Малай елмаеп куйды. Кормышъярның эше күп инде ул!
ТӘМАМ
Комментарии
0
0
Рәхмәт, Лилия, бик үзенчәлекле әкият, безгә ошый!
0
0