Кондыр маҗарасы тәмам
Маҗаралы хикәянең азагы
3.
Тәннең бөтен күзәнәкләренә керергә маташкан саф һава аңга китердеме – малайлар өчесе берьюлы күзләрен ачтылар һәм үзләре дә сизмәстән бер-берсенә якынрак елыштылар. Алар басып торган аланны эре-эре яфраклы биек агачлар, ерып чыккысыз чытырманлык чолгап алган иде. Күзләре генә хәрәкәтләнгән хәлдә тирәлекне өйрәнеп күпме торган булырлар иде, колакларын ярып, быргыдан кычкыртканга охшаш тавыш ишетелде. Тавыш тагын кабатланды, аңа икенче “быргы”, өченчесе кушылды. Күмәк гөрелте малайларга таба якынлаша иде.
- Беттек! – диде Нәфис, еш-еш сулап. – Диннн..нн..озззаввврлар...
Якында гына агач ботаклары сынган, ниндидер авыр нәрсәнең мышнаганы ишетелде.
Беренче булып Илназ аңга килде:
- Качтык!
- Кайй-а-а-а-а?
Илназ үзләре басып торган кечкенә генә ачыклык артыннан күккә ашарга җыенган тауга таба төртеп күрсәтте.
- Тизрәк!
Кул-аякларын сыдыра-сыдыра, сулулары капкан малайлар тауга килеп җиткәндә, быргы гөрелтесе янә кабатланды. Ул элеккедән дә дәһшәтлерәк, куркынычрак иде. Тик ул якында түгел иде инде.
Таудагы бер уентыга кереп поскан малайлар, тын алырга да куркып, бераз тыңлап тордылар.
- Котылдык бугай, - дип куйды Тимерхан.
- Әйе, - дип сузды Нәфис.
- Без бит гадрозаврларның бәбиләре туачак урынга килеп чыктык, малайлар! Күрдегезме, ничек усалланып киттеләр!
- Каян беләсең? Әле бит берни күрмәдек тә. Алар да безне күрмәделәр...- Тимерхан, Илназның сүзләренә шикләнеп карады.
- Эх сез! Динозаврлар буенча белгечләр! Гадрозаврларның кикрикләре барлыгын оныттыгызмы әллә? Алар шул кикрик ярдәмендә теләсә нинди ят исне сизә, аннары бер-берсенә хәбәр җибәрә.
- Безнең исне сизделәр микәнни?
- Әлбәттә!
- Аннары, ишеттегез бит, нинди көчле тавыш чыгардылар. Алар шулай дошман якынлашуын хәбәр иттеләр. Димәк, ерактарак йөрүчеләре дә килеп җитәчәк озакламый.
- Ә нишләп бәбиләре туачак урын, дисең? Ояларын күрмәдек бит әле.
- Анысын...бик ышанып әйтмим –әйтүен. Әгәр сүзем дөрескә чыкса, каядыр шул тирәдә, елгага якынрак чокырда аларның йомыркалары булырга тиеш.
- Вот бы күрергә ул йомыркаларны, - дип куйды Тимерхан. –Зурлардыр инде алар, бер метр микән, әллә ике метрмы?
Малайлар көлеп куйдылар. Тимерхан динозаврлар турында белеп бетерми икән.
- Юк инде, йомыркалары бәләкәй генә аларның. Әле яңа туган динозавр бәбиләре дә синең учыңа сыярлык кына була.
- Эх, алып кайтасы иде үзебезгә берәрсен! Хотя бы йомыркасын, - диде Тимерхан. – Вот шәп булыр иде. Музейга бирер идек. Или зоопаркка. Кызык, алар бездә яшәрләр микән? Эх, не подпустят инде...Саклыйлар бит.
- Әгәр берәр йомырка ватыгын булса да алып кайта алсак, бәлки, галимнәр үзләре динозавр китереп чыгарыр иде. Долли бәрәне кебек, - дип куйды Илназ да. – Монда килеп эләккән икән, болай гына кайтып китмәбез бит инде.
- Сез нәрсә инде, малайлар? Алай дөрес түгел бит ул.
- Ничек алай? –дип куйды Тимерхан, күзен кыса төшеп.
- Әбием әйтә, табигать эшенә кысылырга ярамый, ди. Алла үзе белә ул, ди. Кемгә кайчан яшәргә, кайда яшәргә...-Нәфис туктап калды. Малайларның үзеннән көлә башлавыннан шикләнде бугай.
Ул арада быргы тавышына охшаш авазлар тагын яңа куәт белән башланды. Тавыш тоташ гөрелтегә әйләнде. Малайлар, сәерсенеп, бер-берсенә караштылар.
- Ахрысы, аларга тагын кемдер якынлаша. Ишетәсезме, бөтен көтүләре белән куптылар.
- Тау башынарак менсәк, күреп булмас микән? – Тимерхан, сүзен әйтеп бетермәс борын куыштан ялт итеп чыкты да, альпинистларча җитезлек белән, үрмәләп тә китте.
Илназ белән Нәфис тә сүз куертып тормадылар, аңа иярделәр. Тау артык текә булып чыкмады, тиз арада биек-биек агачлар да инде малайларга яшел келәм шикелле генә булып күренә башлады. Алдан баручы Тимерхан кинәт сызгырып җибәрде:
- Фиююю! Малайлааа-ар!
Аның тавышында гадәти гаҗәпләнү генә түгел иде. Артыннан үрмәләп менеп җиткән Илназ, сүзсез генә, Тимерхан күрсәткән якка карады.
- Оп-па!
- Нишлибез? – дип куйды Тимерхан.
Мышный-мышный алар янына күтәрелгән Нәфис әле берни аңламый иде. Аңа, башлары белән генә ымлап, гадрозаврларның тавышы килгән якка күрсәттеләр.
Зур гына бер аланда иллеләп (бәлки, күбрәктер дә) гадрозавр шәйләнә. Алар, тынычсызланып, бер урында таптаналар, кайберләре арткы аякларына басып, нидер күрергә теләгәндәй, башларын уңга-сулга боргалый. Яшьрәкләре булса кирәк, куе урман ешлыгына таба ашыга.
- Күрәсезме алан артындагы ешлыкны? - диде Нәфис, шомлы тавыш белән.
- Күрдек инде без аларны.
Ешлыктан соң тагын ачыклык күренә. Шуннан гадрозаврлар ягына берничә гигант җанвар якынлаша иде.
- Нәрсә икән болар? – Тимерхан, исенә төшеп, рюкзагыннан биноклен тартып чыгарды. - Ух ты!
- Нәрсә күренә? – малайлар аңа төбәлде.
- Мин точно белмим...Но... болар гадрозаврлардан точно зуррак. Өч тапкыр! Это точно! И , наверно, алар ...хищники! как это...?
- Ерткыч! – дип куйды Илназ.
- Әйе, мин даже клыки күрәм. Оп-па!
- Казык тешләр булгач, ерткыч инде алайса. Гадрозаврлар бит яфраклар белән генә туклана. Аларның андый очлы тешләре дә юк. Берничә казык тешләре булса, алары да агач кайрысын куптарыр өчен генә.
- Их! Нигә качмыйлар инде ичмасам?- Нәфис гадрозаврларга карап куйды.
- Аларның бит анда йомырка салган оялары бар, шуңа китәселәре килмидер, - Илназ шулай фаразлады. – Күрәсезме, зурраклары бер яккарак җыела башлады.
- Бесполезно, - дип көрсенде Тимерхан. - Тегеләр эрерәк. Алар хәзер ... эээ...
- Өзгәләп атачаклар, - дип, дәвам итеп бетерде агарып калган Нәфис.
- Гадрозаврларны күрәсезме, ике аякларына бастылар. Алар зур койрыклары белән бәргәләргә җыена бугай. Көнгерәләр дә дошманнарын шулай җиңә бит, - Илназ бәрелешнең азагын көтә иде.
- Ә бәлки, без булышырбыз? – Нәфис дусларына карады. – Әрәм булачаклар бит. Кызганыч.
Малайлар бер-берсен сүзсез дә аңлады. Тиз генә өчесе дә рюкзакларында казына башлады. Берәм-берәм тау итәгенә иләмсез ямьсез тавышлы уенчык пистолет, лазерлы яктырткыч, берничә кап шырпы, көзге, бау, кирәкләре калмаган кәрәзле телефон кебек “байлык” куелды. Тимерханның рюкзагыннан мәгарәдәге кара таш та чыкты.
- Тәвәкәллик, егетләр, - диде ул бик җитди итеп. – Ахыр чиктә, без бит качып та котыла алабыз. – Ул ташка карап куйды.- Тик бергә генә булыйк. Бер-беребездән еракка китмик.
- Мин риза, - Нәфис беренчеләрдән булып ризалыгын белдерде.
Электән бөтен җан ияләрен яраткан малай, күрә торып, гадрозаврларның һәлакәтенә юл куялмый иде. Илназ, тагын бер тапкыр гадрозаврларга карап куйды да:
- Киттек! – диде.
Алар килеп җиткәндә, бәрелеш инде башланган иде. Гадрозаврларның берише инде ботарланган, берише аяусыз рәвештә саклана; өчәүләп-дүртәүләп өсләренә килгән очлы тешле алагаем зур соргылт җанварларга ташланалар. Кайберләре аланның читендәрәк булган ояга таба чигенә.
Планны килә-килешли төзеп куйган малайлар эшне тиз тоттылар. Ояны ун метрлап арттарак калдырып, дүрт-биш урында учак кабыздылар. Учакларга корыган ботаклар ташу Нәфис белән Илназ эше булды.
- Уттан курыкмаган җан иясе юк әле! - диде Илназ.
Шулай булып чыкты да. Бер кулына утлы кисәү, икенчесенә куркыныч тавышлы пистолетын тоткан Тимерхан, плейерындагы рок-төркемне дә кушып куйды. Озакламый гигантлар чигенергә булды.
- Урра-а-а!
Малайларның сөенечләренең чиге юк иде. Хәтта акрын-акрын гына аларга якынлашкан исән калган гадрозаврларга да исләре китмәде башта. Алар бит бер яктан торып сугыштылар! Дуслар, димәк!
- Бәладән-башаяк, әллә табан ялтыратыйкмы соң тизрәк? –дип куйды Нәфис. - Кем белгән аларның нишләсен.
Учаклар сүнгәнче, якын килергә курыксалар да, гадрозаврлар ут азаю белән үк ояга таба якынлаштылар. Малайлар да, артларына борылып карый-карый, шунда таба чигенде. Йомыркалар салынган чокырга килеп җиткәч, Тимерхан кычкырып ук җибәрде:
- Малайлар, карагыз әле! Ух ты!
Чокырда берничә дистә йомырка булып, берничәсеннән бәп-бәләкәй җан ияләре чыгып килә иде.
- Малайлар, әйдәгез, берсен алыйк та, китик моннан, - Тимерханның күзләре кыза иде. – Ул бит супер-могҗиза булачак! Шаккатачаклар!
Илназ әле яклаучысыз нәни гадрозавр баласына, әле аларга якынлашучы көтүгә карап куйды.
- Белмим шул...
- Кирәкми, малайлар. Үләчәк бит ул бездә. Әнисез үсмәс ул. – Нәфис тә шомланып, гадрозаврлар ягына күз ташлады.
- Эх! – дип куйды Тимерхан. Гадрозаврлар инде тизлекләрен кызулата башлады. – Киттек!
Шул мизгелдә өч малай да кара ташка кулларын сузды: «Дини, дири, дино, дан».
Искитмәле яктылыктан соң кап-караңгы мәгарә эчендә калгач, малайлар башта ни булганын аңлый алмый тордылар.
- Сез дә күрдегезме ул? – дип сорап куйды Илназ.
- Гадрозаврларнымы? – дип пышылдады Нәфис.
- Мин точно күрдем! – Тимерхан кулындагы ташка карап куйды. Ташның бер кырыена кәлтәләрдә генә була торган ялтыравык тәңкә ябышып калган иде.
Малайлар, килгәндәгечә, тавыш-тынсыз гына чыгар юлга борылдылар. Күргәннәренең зурлыгы аларның кечкенә генә йөрәкләренә сыймый, сүз булып, тышка чыгарга тели иде. Ләкин...тссс! Бу бит - аларның гына сере!
...Малайларны озатып калган кара таштагы язуларның үзгәргәнен әле алар белми иделәр. “Өч дус килер, өч тапкыр килер. Серле сүзне үзләре белер” диелгән иде анда.
Нет комментариев