Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Нигә кояш гел елмая, гел көлә?

Нигә кояш гел елмая, гел көлә?

Лилия Фәттахованың балалар өчен шигырьләре

***

Нигә  Кояш  гел елмая,

Гел көлә?

Белмәсәгез, үзем әйтәм.

Мин беләм!

 

Көн дә  чыга

Балаларын  эзләргә.

Балалары  яши

Безнең  күзләрдә!

 

Ышанмасагыз,

Карармын   тутырып.

Миндә дә ике кояшчык

Утыра!

 

Кояш көлә, без көләбез –

Табыштык!

Карадык та бер-беребезгә –

Таныштык!

28.09.2017

 

Болытта

Баш очымдагы болытка

Озак  карап тормадым –

Озын баскыч сөядем дә,

Менеп киттем югары!

 

Ух, биектә  шәп икән! –

Аска карыйм болыттан.

Жәл, Булатны үзем белән

Чакырырга оныттым.

 

Ак болытны батут итеп

Уйнар идек туйганчы.

Ярый, төшим инде аска

Баскыч  авып куйганчы.

26.02.2019

 

Оттык!

Күзлек  кия Самирә,

Күзлек кия Замирә.

Күзлекле Азат, Айрат,

Наил, Шамил һәм  Булат.

 

Әле  тагын җидебез

Линза  киеп йөрибез.

Хәзер безнең арада

Линза кию модада.

 

“Дүрткүз”  диеп  көлмиләр,

Линза барын белмиләр.

Үрти  бары Гөлсирә,

Имеш, ул яхшы күрә.

 

Интернетта утырмый,

Уен диеп котырмый.

Имеш, китап укый ул,

Тиешенчә  йоклый ул...

 

Әллә  кем булган, харап!

Тора кызганып карап.

Диагнозы да әзер:

Имеш, без – “интер-әсир”.

 

...Бездә  хәзер  хәл болай:

Бәхәсләшкәнгә  бер ай.

Уйныйбыз, көлешәбез,

Дусларга йөрешәбез.

 

Гөлсирәне җиңгәнгә

Сөенеч бүлешәбез.

Интернетны оныттык!

Менә  шулай! Без оттык!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев